Җырланмаган җыр. Анастасия Васильевага (Нәфисә Василова) 75 яшь тулган булыр иде
15 январьда Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы, гомере буе дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы булган Анастасия Васильевага (Нәфисә Василова) 75 яшь тулган булыр иде. Авылдашлары, Теләче районы Субаш авылы халкы күренекле җырчының юбилеен билгеләп үтәргә уйлыйлар. Субаш авылы клубы директоры Татьяна Романова әйтүенчә, әлеге чара Теләченең Район мәдәният йортында...
Начтук күргән төшеннән сискәнеп уянды. Аннары да, күргәннәрен күңеленнән кичереп, озак уйланып ятты. Бала чагы, имеш. Биле авыртудан иелеп йөрергә мәҗбүр карчыктай, алга авышкан, салам түбәле өйләренең тәрәзә төбенә чүгәләп утырган да җырлый, имеш:
Ак калпагың ки сәнә,
Чугын артка чөй сәнә;
Эчеңдәге җаның ничек,
Безне шулай сөй сәнә!
Бу җырны Начтукның әнисе Кәтернә түти бәрәңге әрчегәндә гел җырлый торган иде. Җырның сүзләрендә сагыш, аерылу төсмере булмаса да, әнисенең йөзе нигәдер уйчан булыр, күзләреннән моң түгелер иде. Бу җыру, мөгаен, сөеклесе Питер белән икесе арасындагы матур сердер, яшьлек мәхәббәтләре середер. Җыруны җырлаганда, әнисенең күз алдына Питере белән яшәгән чаклары килә торгандыр да күңеле сагышланадыр...
Питер сугыштан кайтмады. Кәтернә түти берсеннән-берсе яшь биш бала белән тол калды. Атасының йөзен күрергә дә насыйп булмаган Начтук бүген әнә шул җыруны үзе җырлап утыра:
Ак калпагың ки сәнә,
Кыңгыр сал да бер якка;
Ай калыккач чык, җанаш,
Очрашырга аулакта.
Кәтернә түти морҗага сөялгән дә онытылып җыру тыңлый, имеш. Бераздан әниләре янына Җәгүр дәдәсе белән Иван килеп басты. Шул арада әллә кайдан Аннук белән Анный да пәйда булды. Алар һәммәсе ап-ак киемнән, һәммәсенең карашы Начтукта, имеш. Ул карашлар шундый якты - йөзләрендә елмаю чаткылары чагыла. Әнисенең күзендә моңның әсәре дә юк. "Нишләп болай икән?" - дип уйлый, имеш, Начтук. Соравына җавап эзләп үз-үзен капшый башлый. Күлмәгем ертылмагандыр ич, дип уйлый. Капшый-капшый... тик аның өстендә күлмәк юк! Чү! Начтук үзе түгел ич бу! Җыр бу! Начтук җырга әверелгән, ләбаса!
"Ни-нәрсәгә ишарә соң бу? - дип, үз-үзенә сорау бирде ул. - Фанилыктан мәңгелеккә күчкән якыннарым да, исәннәре дә нишләп әле бергә күренә? Өлкән кешене нарасый итеп төштә күрсәң, авыруга юрыйлар..." Начтукны шөбһәле уйлар урады.
Соңгы айларда аның кәефе гел начар. Кан басымы күтәрелә, йөрәге кага...
Начтук торып юынды да әкренләп чәй әзерләде. Төшендә күргән балачагы, - искергән йортлары, нишләптер, күз алдыннан китмәде. Иске йорт үткәннәрне исенә төшерде. Җәгүр дәдәсен хәрби хезмәткә озатуларын да хәтерли әле ул. Көз иде. Төнлә беренче кар төшкән. Кар көндез эреп бетте, аяк асты сазланды. Киртә, читән буйларындагы бөдрә чирәмнәр генә ап-ак килеш утырды. Аларның өй каршына авыл егетләре җыелды. Бер-берсенең иңнәренә кулларын салып түгәрәк ясап басканнар да дөньяларын онытып җырлыйлар. Җырлары гел аерылышу турында. Моңнары йөрәк аша, җан аша сулкылдап чыга.
Төнгә каршы берәү моңлы итеп,
Аерылышу көен җырлады;
Тынга калды урман буйлары да,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.
Начтук, күңеле белән җыр сүзләренә ияреп, урман буйларында йөри. Әнә, юл буендагы озын усакларның бер генә яфрагы да селкенми. Каен ботаклары, бөгелеп-бөгелеп, яшь түгә сыман. Ә җыр һаман тарала. Әнә, ул болыннар, калкулыклар буйлап килә-килә дә, Чөмәрәй, Гөргөри чишмәләре янына җитә. Чишмәләр сагыш тулы җырга мөлдерәмә карашларын төбәп, тып-тын калалар...
Җәгүр дәдәсеннән соң озак та үтмәде, Анный тутасы да туган йортны калдырды - Казанга барып җитен комбинатына эшкә урнашты. Бу комбинатка эшкә паспортсыз да алалар икән. Аннары әле тулай торактан урын да биргәннәр. Бу чор Начтук күңелендә бик әйбәт саклана. Анный тутасы бәйрәмнәрдә авылга кайтыр иде. Букчасында мендәр конфет, бер-ике ак күмәч, клиндер ише төшләргә генә керә торган тәм-том булыр иде. Әй, аларның тәме... Аны сөйләп тә, сүз белән аңлатып та булмастыр...
Уналтысы тулгач, Аннук тутасы да җитен комбинатына юл тотты. Озакламый Иван дәдәсен дә хәрби хезмәткә озаттылар. Бөкрәйгән өйләре тагын да аскарак иелеп, күңелсезләнеп калды...
Кәтернә түти Казандагы балалары янына баргалый торган иде. Ул чакта Начтук хуҗабикә була. Бер кәҗә, ике сарык, өч тавык аның тәрбиясендә кала.
Әнисе өйдә вакытта да эш җитәрлек. Җәй көне йә кукуруз, йә бәрәңге басуыннан чүп үләне җыялар. Малларга кышка азык кирәк ич. Курыкмыйча, иркенләп кенә барып җыясы булса, ярыйсы да... Тик... чүп үләнен алып кайтырга да рөхсәт юк. Басу каравылчысы Рәкыйп күзенә күренергә ярамый. Шуңа күрә көндез шым гына җыеп куялар да, үләннәрен эңгер төшкәч кенә алып кайталар. Бер көнне күршеләре Марҗи түти дә үлән җыеп куйган икән - кичләтеп кукуруз җиренә кызлар белән бергә китте. Бәйләгән үләннәрен иңнәренә алып бер-ике адым атлаулары булды, әллә каян гына атын чаптырып, кыр каравылчысы Рәкыйп килеп тә чыкты. Рәкыйп - колхоз идарәсе урнашкан авылныкы. Бик явыз нәрсә, диләр. Тәмсез телле, имансызлыгы белән танылган, һәрчак кулында чыбыркы уйнар, өстендәге иске кожаны җилбәгәй җибәрелгән булыр.
Кыр каравылчысы килә-килешенә җилләнеп арбадан сикереп төште дә әче итеп сүгенде.
- Мин сезнең һәммәгезне сытып үтерәм хәзер!..
Кызлар куркудан, үләннәрен ташлап, кукуруз арасына посты.
...Ходаем, бу кабахәт Марҗи түтине нишләтә инде? - дип, кызлар калтырына ук башладылар. Рәкыйп, мыгырдана-мыгырдана, балаларның үләнен арбасына ыргытты да атының камыт бавын ныклап бәйләргә кереште. Бу тамашаны карап торган шук телле Марҗи, кинәт шаркылдап көләргә кереште.
- Кара әле, Рәкыйп, китәсең дәмени? Мин тагын рәкатьләр күреп үләм икән әле дип, көтеп торам. Ха-ха-ха... Син ятим нарасыйларны елатучы гына икәнсең. Ха-ха-ха...
Кыр каравылчысы әче итеп тагын бер сүгенде дә атын куалый-куалый китеп барды.
Начтук бу көнне үзенә зур сабак алды. "Курыкмаска кирәк икән! Каршы торырга! Курыкканны эт тә куркыта дип, әни белеп әйтә икән".
...Ул җәйне Анный тутасы аңа өр-яңа күлмәк алып кайтты. Дүртенче сыйныфка шул күлмәген киеп йөри башлады ул. Өстендә яңа күлмәк, муенында кызыл галстук. Гел "4"ле, "5"ле билгесенә генә укый торган Начтукның башы күктә. Җитмәсә әле укытучылары Кузьма Тимофеевич дәрестән соң калдырып, аның белән сөйләшеп утырды:
- Район үзәгендә фестиваль буласы, Начтук. Аннук белән икегез барырсыз инде!
Начтук каушап калды. Гадәттәгечә, ияге тартышып куйды. Сүзләрен әйтә алмыйча тотлыгып торды:
- К-к-кузьма Т-тимофиеевич! Нәрсә суң ул ф-фе-стива-аль?
- Ә-ә, курыкма, Начтук. Фестиваль ул җыр ярышы, иманым камил, син беренче урынны алачаксың!
Начтук курка шул. Тотлыгып, җырын башлый алмый торудан курка. Аның бу җитешсезлегенә әнисе дә бик борчыла. "Җөкле чагымда каршыма эт көтүе килеп чыкканые. Әллә шуннан инде Начтугымның тотлыгып торуы. Бик курыкканыем шул", - дип искә ала.
Бардылар алар фестивальгә. Зу-ур клуб. Юк, аларның Чишмәбаш авылындагы ише генә түгел. "Шулай зур булганга, ишек өстенә урысчалатып "Дом культуры" дип язып куйганнардыр", - дип фикер йөртте Начтук. Культура йорты бала-чага белән шыгрым тулы. Пәрдәсе төшерелгән сәхнәдә ыгы-зыгы. Оештырып йөрүче бер апа чыгыш ясарга тиешлеләрнең исемлеген барлый. Берәүләр, баянга кушылып, репетиция ясый... Аларның да баянчысы юк бит. Начтук белән Аннук ничек җырлар?
Кузьма Тимофеевич шушы мәсьәләне хәл итәргә ниятләп, культура йорты директорын эзләп китте.
- Безгә баянчы кирәк иде. Булышмассыз микән? - диде укытучы.
- Кайсы авылдан?
- Чишмәбаштан без. Чишмәбаш мәктәбеннән.
- Ә-ә. Керәшеннәр икән.
- Әйе, керәшеннәр, - диде Кузьма Тимофеевич, кабатлап. - Балалар баянсыз җырлый алмас бит инде.
- Җырламасалар соң? -диде, нигәдер җене чыккан директор. - Керәшеннәрдән башка да җырлаучы җитәрлек!
Укытучы абыйларыннан калмыйча ияреп йөргән Начтук белән Аннук бу сөйләшүнең шаһиты булдылар...
Фестиваль башланды. Чират чишмәбашлыларга да җитте. Алып баручы көртавыш белән игълан итте.
- Хәзер сәхнәгә Чишмәбаш мәктәбенең дүртенче класс укучылары Наталья Арсеньева белән Анна Подъячеваны чакырабыз. Алар "Фазыл чишмәсе"н башкара. Халык көе, Сибгат Хәким сүзләре. 3алдагылар гөрләтеп кул чабып, кызларны каршы алды. Начтук белән Аннук җитәкләшеп сәхнә уртасына килеп басты. Начтукның ирен читләре тартышып алды. Күз кырые белән дустына караш ташлаган Аннук аның кулын кысты. "Каушама. Башлыйбыз", - дигән ишарә иде бу. Кызлар берьюлы җырлап та җибәрде:
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем...
Каушау онытылды. Начтукның хыялы җыр сүзләренә ияреп, көй дулкынында тирбәлде...
Соңыннан аларга значоклар тактылар, берсеннән-берсе җылы сүзләр әйттеләр... Күңелләренә горурлык тулы җылы хис иңде. Тик, культура йорты директорының: "Керәшеннәрдән башка да җырчылар җитәрлек!" - дигән ямьсез җөмләсе, бала күңеленә кылчык сыман кадалды да, озак әрнетте...
Хәер, ни генә булса да, фестиваль дигәннәре ничек кенә узса да, бу көн Начтукның зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан көне иде.
***
Начтук, урыныннан торып, тәрәзә каршысына килеп басты. Аның җиденче каттагы фатирыннан шәһәрнең ерак почмакларына хәтле күренә. Әнә, Кабанга терәлеп утырган Камал исемендәге театр. "Артистлар, мөгаен, репетициягә баралардыр, - дип уйлап куйды ул. - Ашыгалардыр..." Аның гына беркая да ашыгасы юк. Аның исеме язылган афишалар шәһәр урамнарында юк хәзер. Аны эштән чыгардылар. Дөресрәге, кудылар. "Егерме биш ел җырладың. Син ни консерватория, ни музыка училищесы тәмамламаган. Дипломың юк", - диделәр. Юкса, хәзер дипломны байлар сатып кына ала. Минем тавышым бар", - дип авыз ачты Начтук. "Юк, Әнисә ханым, пенсиягә чыгасыз!" - диделәр.
Начтукның сәхнә псевдонимы Әнисә Асылова. Бу исемне аңа татарның атаклы композиторы Александр Ключарев үзе кушты. И-и, ул көннәр... И-и, ул узган гомерләр...
Начтукка унике яшь тулар-тулмас чакта, алар Чишмәбаштан Казанга күченделәр. Әтиләре сугыштан кайтмагач, өлкәннәре китеп беткәч, менә авам, менә җимереләм дип торган өйдә Кәтернә түти белән Начтук нишләсен? Казанга килеп Анный тутасына сыенырга туры килде. Начтук иң элек мәктәптә укыды. Унбиш яше тулгач, штукатурчылар, буяучылар әзерли торган училищега керде. "Төзүче һөнәренә ия кеше кайда да эш таба", - дип киңәш итте өйдәгеләр. Укуын тәмамлагач зур бер төзелеш идарәсенә җибәрделәр аны. Бригадада кызлар гына диярлек, һәммәсе авылныкылар. Берсе дә эштән курка торган түгел. Җырлый-җырлый эшлиләр. Әле яңа өелгән йортның стеналарын эчке яктан кызлар штукатурлый. Өсләрендә, буяу, ком, балчык измәсе белән чуарланган комбинезон. Ә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла:
Озата барма, иркәм, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам...
Бер көйне тәмамлагач, кызлар бераз гөрләшеп, сөйләшеп ала. Шул мәлне Начтук җыр башлый:
Төнгә каршы берәү, моңлы итеп,
Аерылышу көен җырлады;
Тынга калды урман буйлары да,
Чишмәләр дә акмый тыңлады...
Кызлар да, эшләреннән туктап, тын калды. Әйе, бу җырны күбесенең Зифа апа Басыйрова башкаруында тыңлаганнары бар. Аның тавышы да үзәкләрне телгәләп ала. Моңа гаҗәпләнер урын да юк. Зифа апа артист бит ул. Җырчы. Җитмәсә әле, ул баянга кушылып җырлый. Ә Начтукның тавышы... икенче. Кызлар, әйтерсең лә, кирпеч ватыклары, ком, балчык измәләре белән тулы караңгы диварлар арасында түгел, ә ямь-яшел табигать кочагында. Начтукның тирән моңы, кабатланмас аһәңле сагышы тирә-юньдәге үсемлекләрне сыйпап уза. Аның җырын чишмәләр дә челтерәүдән туктап тыңлап тора. Агач яфраклары да селкенми... Ә урамда... Алар эшли торган тәрәзә турына халык җыелган. Бер ханым түзмәгән - кызлар янына ук кергән. Начтукның җыры тәмамлануга, һәммәсе гөрләтеп кул чапты. Урамнан кергән ханым, дулкынланып, аның кулларына килеп ябышты:
- Сеңлем, җаным! Синең урының - сәхнә! Тавышыңда дәрьялар көнләшерлек моң, чишмәләрне елатырлык сагыш. Рәхмәт, матурым!
Көтмәгәндә килеп чыккан мондый игътибардан чая гына Начтук бераз каушап ук калды, ияк нервылары тартышып алды, бераз тотлыгып торды.
- Р-рә-рәх-мәт! - диде ул бераздан.
Сүз дә юк: аның җырчы буласы килә. Бик килә. Тик... Алырлар микән соң? Аның музыкаль белеме юк ич. Алай да бер көнне тәвәккәлләргә ниятләде ул. Сорап эшеннән алданрак китте дә, җыр һәм бию ансамбле урнашкан йортны эзләп тапты. Көзге көн иде. Урамда яфрак яңгыры. Салкынча җил битләрне кисеп уза.
Ансамбль урнашкан бинага килеп кергәндә, репетиция тәмамланып тора иде. Артистлар таралыша башлады. Гадәттә, кыю Начтук монда кергәч бераз каушабрак китте. Ияге тагын тартышып алды.
- И-и-сәән-ме-сез! - диде ул тотлыга-тотлыга.
- Исәнмесез! - дип җавап бирде аңа мөлаем гына хатын-кыз. - Кем кирәк иде?
Чишмәбаш мәктәбенең залына охшаган бүлмәгә күз йөртеп алды Начтук. Түрдәрәк бер өстәл. Кырыйдарак тагын берәү. Өстендә - баяннар. Түр өстәл янында тәмләп тәмәке көйрәтеп утыручы ир-атка игътибар итте кыз. "Минем бу абыйны күргәнем бар бит, - дип уйлап алды эченнән. - Кайда күрдем соң мин аны?" Әмма кыз хәтерли алмады. Ә аяклары аның бер-ике адым шул абыйга таба атлады.
- Ми-ми-нем җырчы буласым килә, - диде ул, ниһаять.
- Бик мәслихәт, - дип елмайды түрдәге абый, янып беткән тәмәке төпчеген көл савытында изә-изә. - Нинди җырлар беләсең?
- Халык җырларын яратып җырлыйм. Озын көйләрне. Зифа буйлы, ачык йөзле күзләреннән күңел сафлыгы бөркеп торучы кыз бала ир-атка ошады булса кирәк. Ул мөлаем ханымга мөрәҗәгать итте.
- Яшь җырчыны тыңлап карыйбызмы? - диде.
- Әлбәттә, тыңлыйбыз, Александр Сергеевич.
- Нинди җыр җырлыйбыз? - диде Александр Сергеевич.
- "Гөлҗамал"ны, - диде Натук.
- "Гөлҗамал"ны? - дип кабатлап сорады
композитор Александр Сергеевич Ключарев, ялгыш ишетмимме дигәндәй.
- Әйе.
- Башладык алайса.
Начтукның күз карашы каядыр еракка, билгесезлеккә төбәлде... Аның күңеле кайчандыр туталары җыела торган аулак өйгә күченде. Башларына чачак-калфак кигән, түшләренә тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәләр бәйләгән, толымнарына чулпылар таккан кызлар берсеннән-берсе моңлырак җыр җырлый. Аларның сөйгәннәре еракта. Кайсылары бәхет эзләп киткән, кайсылары солдат хезмәтендә.
...Начтук, дөньясын онытып "Гөлҗамал"ны җырлый:
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе лә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...
Начтук туктады. Аны тыңлаучылар да беразга тын калды. Табыш иде бу! Композитор өчен дә, хормейстер өчен дә табыш иде.
- Альт! - диде Александр Сергеевич. - Сирәк очрый торган затлы тавыш. Гөлсем Сөләйманова аһәңнәрен ишеткәндәй булдым. Исемеңне ничек дидең әле? - дип тагын Начтукка борылды.
- Начтук. Наталья Арсеньева. Авылда Начтук, диләр.
- Ә-ә, - дип елмайды Александр Сергеевич. Керәшен кызымыни?
- Әйе.
- Кайсы якныкы?
- Чишмәбаштан мин. Саба ягы.
- Менә нәрсә, сеңлем, - диде Александр Сергеевич, тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармакларын өстәл өстендә биетә-биетә. - Сәхнәдә син Наталья Арсеньева түгел, Әнисә Асылова булырсың. Чөнки син табигый асыл, затлы тавышка ия! Бер сүз белән әйткәндә - талант! Самородок! Шуңа күрә фамилияң дә Асылова булыр.
- Белемегез нинди? - дип кызыксынды мөлаем ханым. - Укыйсызмы?
- Мин төзелештә эшлим, - диде Начтук, кырыс кына.
... Начтук ансамбльдә эшли башлаган көннәрдә, гайбәт яратучы кыз-кыркын арасында шактый сүз йөрде.
- Штукатурчы, маляр да җырчы булдымы? Нота да танымый ич ул!
- Әйтмәсәң дә... "До"ны "ре"дән аера белмәгән башы белән...
* * *
Ансамбльгә килүенә Начтукны бригадага алдылар. Александр Сергеевич Ключаревның "Кәккүк" җырын (Солтан Габәши музыкасы, Әхмәт Ерикәй шигыре) хор өчен эшкәрткән чагы. Башлап җырлауны композитор Начтукка тапшырды. Башлап җырларга теләүчеләр күп булса да, түбән альт нотасын Начтуктай иркен итеп, матур итеп җырлый алучы юк. Композитор да, хормейстер да, җырчы кызлар үзләре дә моны бик әйбәт белә.
Ул арада яшь композитор Марс Макаров олуг шагыйрь Хәсән Туфанның тирән фәлсәфә белән сугарылган, катлаулы язмышларның газаплары гаҗәеп төгәл, оста итеп тасвирланган "Киек казлар" шигыренә музыка язды. Бу җырны да Начтукка тапшырдылар.
... Бүген менә, гомеренең авыр мизгелләрендә, тәрәзә яңагына сөялгән дә шул җырны пышылдап көйли Начтук.
Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә.
Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип,
Елашалар микәнни?
Начтукның керфекләре дымлана. Тезелешеп очучы киек казларның моңсу кыйгылдашуы, канат кагышларының шавы ишетелгәндәй була. "Нәрсә соң син, җыр? - дип сорый ул үз-үзеннән. - Җанны тетрәндереп, уйларны әллә кайларга алып китәсең. Син, җыр, дәрья тирәнлегендә бәргәләнгән эчке дулкынмы, әллә җаннан ургып чыккан хисләр чишмәсеме? Синең эчтәлегеңне, моң агышыңны аңларга, төшенергә омтылган саен күңел кыллары ныграк тартыла, ныграк зеңли, үзәкләр ныграк өзелә", - дип нәтиҗә чыгара ул.
Бүген аның үзен дә тоташ моңнан, әрнүдән генә тора диярлек. Әйтерсең лә, бүген аның бар халәте - җырланмаган җыр. Ялгызлык, үзен кирәксез итеп тою аның җанын кимерә. Сәхнәсез ятим ул. Сәхнәсез чүл уртасында дымсыз интегүче гөл. Менә ничә еллар инде көннән-көн сула ул, шиңә...
Аны пенсиягә озаттылар. Җырчы булып эшләвенә егерме биш ел тулуга озаттылар. Гүя, аның сулыш юллары томалангандай тоелды. Әле яше илле бишкә дә җитмәгән. Тавышы күкрәгеннән гөрләп чыга. Аның концертларына тамашачы яратып йөри... Юк, болай тиз генә озатырлар дип, Начтук көтмәгән иде. Дөрес, туры сүзлелеге бар. Бу җитәкче кеше, тәнкыйть сүзен әйтергә ярамас дип тормый. "Тәлинкә тоту", ярарга тырышу ише сыйфатлар аңа чит, ят. Җыр сәнгатендә, эстрадада ул үзенең лаеклы урынын белә...
Белеп нишлисең? Фәрман чыгарыла... Иртәгесен син эшкә килмисең. Ә ни-чек я-шәр-гә? Сәхнәдән аерылу канатлары киселгән кош сыман калу булса... Җан асрарга да кирәк бит әле. Мәдәният хезмәткәренең кеп-кечкенә пенсиясен ничек җиткерергә? Заманасы да нинди бит әле! Намустан башлап, һәрнәрсә сатыла һәм сатып алына! Ил җимерелде. Кризис. Ел саен акча берәмлеге алышына... Әнә, гомере буе Камал театрында уйнаган иң талантлы артистларның берсе: "Пенсиягез күпме?" - дип сорагач, "Үләргә җитә, күмәргә җитми", - дигән. Моңа өстәр сүз юк. Бу - хакыйкать!
Начтукны пенсиягә җибәргәндә карышып торырлык түгел иде. Синең музыкаль белемең, дипломың юк, диделәр аңа. ...
Авыр, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, ул тагын яңа җырларны өйрәнгән, беренче булып башкарган көннәрен исенә төшерде.
Бер көнне аның янына гөрләп, шаулап композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп керде. Фаил Шәфигуллин сүзләренә ул яңа көй язган. Җырның исеме дә бик матур: "Яшьлегем тугае" дип атала. Сөенечен, дулкынлануын тыеп тормыйча, композитор кулына баян алды да сыздырып җибәрде. Нота өстенә язылган сүзләрне укый-укый, Начтук аңа кушылды.
Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай
Нишлим соң, тургаем, сагындым.
Өйрәнде җырны Начтук. Премьера көне дә җитте. И-и, ул кичә... Кочагы белән чәчәк күтәреп авторлар сәхнәгә менде. Зал алкышларга күмелде. Шушы искиткеч тантана шавын басарга теләгәндәй, бер ханымның ямьсез ысылдавы ишетелде:
- Бу боларның җырын гына түгел, үзләрен дә... алган икән...
Таныды ул тавышны Начтук. Ул - аның хезмәттәше. Әллә ни тавышы булмаса да, гайбәт таратып йөрүчеләрнең берсе.
Адәм баласы никадәр сәләтсез булган саен, көнчелеге шул тиклем зуррак була икән. Начтук шушы хакыйкатькә тагын бер тапкыр инанды.
...Аның гайбәтләргә дә, гаилә бәхетенең кыска гомерле булуына да исе китми. Аның менә дигән асыл улы бар. Ә менә сәхнәдән башка яшәү авыр, бик авыр. Сәхнә аның өчен хезмәт урыны гына түгел, сәхнә - аның дөньясы.
Пенсиягә җибәрелгәч тә зур сәхнәнең серле кочагында илаһи мизгелләр кичерергә насыйп булды аңа. Чишмәбаш авылында оештырылган "Нардуган" фольклор ансамбле Камал театрына концерт белән килде. "Аулак өй" дип аталган тамашага авылдашлары Начтукны кунак кыз итеп дәштеләр. Апактан киенгән Начтук сәхнә түрендә үзе чәчәк бәйләмен хәтерләтә иде. Залда аның якташлары Гөргөри, Чөмәрәй чишмәләренең суын эчеп, Үри инешендә коенып, Баландыш тавы итәгендә уйнап үскән авылдашлары. Ул аларга бүген иң яраткан җырларының берсен - "Киек казлар"ны җырлый.
...Казлар кебек очасылар,
Китәселәр юк минем,
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем.
Кыйгылдаша болытларда,
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә.
Ул чакта, җыр дулкыны эчендә дөньясын онытып утырган тамашачы, Начтук туктагач та, бераз тын торды. Аннары дәррәү кузгалып кул чабарга кереште...
* * *
Бүген менә аңа әллә генә нәрсә булды. Дөнья бары тик моңнан гына тора сыман. Каршыдагы йортның тәрәзәләрен дә, урам буйлатып тезелгән агач яфракларын да сагыш сар ган, диярсең. Әй, шул сагышларны көйгә салып җырлыйсы иде! Әллә нәрсәгә бүген эшләгән чаклары исенә төшә. Күптән булган вакыйгалар күңел кылларына кагылып уза...
...Тәрәзә яңагына сөялеп кичерешләр дәрьясы эчендә тирбәлгәндә, кинәт кенә күз аллары томанлана башлады. Җиңелчә генә башы әйләнеп китте, тез буыннары йомшаргандай тоелды. Ул әкрен генә ятагына таба борылды. Әнә, аның караваты янында морҗага сөялеп әнисе Кәтернә түти тора. Кулларын сузган да, кызына: "Начтугым минем! Җырланмаган җырым! Кил үземә..." - дип, кочып ала.
...Начтук бу авыруыннан соң аягына кабат баса алмады... Бу 2006 ел иде.
2014. Субаш-Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев