Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь чаклар

Газетабызга Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылыннан Александр Скворцов язган шигырьләр килеп иреште. Берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Шигырьләр бик матур язылган, җиңел укыла. Александр безнең белән алга таба да элемтәдә торыр дип ышанып калабыз

Яшь чаклар
Бар иде юләр чаклар ул,
Бар иде яшь чакларым.
Беркайчан да онытмамын,
Күңелемдә саклармын.
Уйнап йөргән вакытлар,
Дуслар белән бергәләп.
Каз коенган буаларда
Шулай сулар кергәләп.
Күпер янына җыелып,
Кыш кылыч уйный идек.
Көне буе өйгә кайтмый,
Уйнап һич туймый идек.
Катмас борын боз буада,
Шаралар тибә идек.
Берәребез суга төшсә,
Кычкырып көлә идек.
Үтте инде ул вакытлар,
Искә алам мин аны.
Күпме генә тыңласам да,
Тыныч күпернең яны.
Уйнамыйлар малайлар да
Кычкырып шаулашмыйлар,
Миңа кылыч тимәде, - дип
Дөреслек даулашмыйлар.
Картаябыз инде без дә,
Төшеп бер уйнар идең.
Җыелышсаң бергә-бергә
Сөйләшеп туймас идең.

 

Балаң булу
Бала туу һәр гаиләгә
Зур бәхет һәм зур шатлык.
Оныкларың күбрәк булса,
Сөенеч кенә картлык.
Нәсел кала, тамыр кала,
Әгәр булса балалар.
Балалары булганнар да,
Кайчак ялгыз калалар.
Әгәр янда уйнап йөрсә,
Әүмәкләшеп оныклар,
Уйларымның аяз күген
Каплый алмас болытлар.
Күп бала булу бәхет ул,
Бушап торса да кесәң.
Оныкларың күбрәк булса,
Син яшисең, син исән.

 

Александр Скворцов

фото:http://govza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев