Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: «Бакчамны үзем карыйм»

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева яшелчәләр утыртмый

Җырчының бакчасында алмагачлар, чия, карлыган, кура җиләге, сырганак, виноград куаклары бар.

«Чәчәкләр һәм җиләк-җимеш үстерәм. Алары да күп түгел, шул тәмле итеп, куакларыннан ашап йөрерлек һәм кышка катырып куярлык кына.

 Элек 200әр төп помидор, кыяр утырта идем. Бер елны Камил абыегыз тотты да, бөтен участокка чәчәкләр утыртып чыкты. «Шул кыяр-помидорларны базарга чыгып, берәр әбидән алып керсәң, савабы күбрәк булыр, аптырап йөрмә әле», — диде. Яшелчәләр участогында матур итеп чәчәкләр түтәле ясады.

Хәзер мин менә шул чәчәкләргә, газоннарга су сибеп үстерәм. Бакчамда үзем эшлим, булышчым да, бакчачым да юк. Камилнең су сиптерә торган бик күп җайланмалары бар иде. Алар барысы да автоматлаштырылган, шуларны кабызырга өйрәнергә туры килде, хәтта үләннәрне кисәргә дә өйрәндем.

Бакчада эшләү үзе бер рәхәт. Чәчәкләрнең төрлелеге дә уңай эмоцияләр бирә.

Камил үзе бакча эшләрен бик ярата иде. Иртән торып, иң беренче бакчага чыга. «Роза чәчәк аткан, әйдә кара әле», — дип мине дә чакырып чыгара. Шуларга сөенеп йөрер, чәчәкләрен күреп, мин шатлансын өчен тәрбияләр иде.

Төрле ракурслар табып, чәчәкләремне фотога төшерергә яратам. Инстаграм дусларым: «Сез профессиональ фотографка әверелеп беттегез инде», — дип язалар. Рәссамнар кебек шуларның матурлыгын күреп йөрим.

Ишегалдыбызда туя һәм чыршылар үсә. 16 ел элек шушы йортка күченгәндә утырткан идек. Бик зур булып үсеп беттеләр инде. Яңа ел алдыннан чыршыларны матур итеп уенчыклар белән бизәп тә куя идек. Хәзер шул чыршыларга кошлар ияләште. Көн саен шуларны ашатам, минем иң якын дусларыма әверелде алар», - ди Винера Ганиева.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев