Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: "Тизрәк кыймылдый башлагыз, керәшеннәр"

15 октябрь көнне "Керәшенчә винегрет" концертында мишәрләр белән керәшеннәр рецепты тәкъдим ителәчәк

22 сентябрь көнне Инстаграм социаль челтәрендә тамашаны алып баручы Евгений Максимов "Керәшенчә винегрет" концертында чыгыш ясаячак Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән туры эфирга чыкты.

Туры эфирда Вадим "Керәшенчә винегрет"ның уникаль рецепты, керәшен һәм мишәр артистлары турында сөйләде:

- Концертта керәшеннәргә генә басым ясалмый. Бу керәшеннәр һәм мишәрләрнең уртак чарасы була. Төрле тамашачы килсен иде. Әйдәгез бергә очрашыйк, аралашыйк, гореф-гадәтләребез турында белешик. Халкыбызның озакка суза торган гадәте бар. Соңга да калырга мөмкинсез. Тизрәк кыймылдый башлагыз керәшеннәр", - дип әйтте Вадим Захаров.

Вадим әлеге концертта берничә җыр башкарачак. "Керәшен артистлары инде күбрәк халкыбыз җырларын җырлаячак. Башкалар инде үз репертуарларындагы хитларны башкарырлар", - диде ул.

Туры эфирда кешеләр артистка сораулар да бирде. Бер тамашачы "Керәшенчә винегрет" концертының киләчәге, кайсы районнарда үткәреләчәге турында сорады. Әлеге сорауга Вадим Захаров: "Бу эксперименталь концерт буларак санала. Әлегә Казанда гына дип әйтә алам. Бу экспериментыбыз уңышлы килеп чыкса, бәлки башка районнарга да чыгарбыз", - дип җавап кайтарды артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев