Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Усыкай буйлары” да игътибар үзәгендә булды

Мөслимдә уздырылган “Бердәм Россия” партиясе көнендә Яңа Усы авылының “Усыкай буйлары” керәшен халык фолькор ансамбле дә катнашты.

Алар үз халык җырулары белән беррәттән, керәшеннәрнең элекке һәм хәзерге көнкүрешен чагылдырган бай күргәзмә һәм милли ризык тулы табын да әзерләгәннәр иде. Табында – кыстыбый, тәбә, манылган күкәй, кузгалак һәм алма пируглары да урын алды. Авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Филиппова җитәкчелегендәге “Усыкай буйлары”ның милли керәшен киемле кызлары чыгышы, һәрвакыттагыча, бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен тагын да күтәрде. Алар әле бәйрәм барышында татар, рус, мари һәм керәшеннәрнең сый тулы өстәлләрен карап йөргән Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинны уртага алып, фотога төшү җаен да таптылар.

Фәрит Мөхәммәтшин район балалар сәнгать мәктәбендә булды, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалардан беренче класска баручыларына укучы сумкасы тапшырды. Бу көнне Мөслимдә “түгәрәк өстәл”ләр, семниарлар, тренинг та уздырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашканнары һәм аның социаль-икътисад үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен, Мөслимнең дус-тату халкына рәхмәт белдерде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев