Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Пәнәчедә -“Авыл көне”

Зәй район мәдәният идарәсе каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә кече авыллар халкына мәдәни хезмәт күрсәтүне өстенлекле юнәлеш итә. Бу уңайдан алар эшнең төрле кызыклы юлларын эзли. Узган атнада автоклублылар Югары Пәнәче авылы җирлегенә караган Урта Пәнәче авылында “Кече авыл” көне уздырды. Әлеге проект кысаларында алар аны “Ишегалды яшел чирәм” чарасы кебек урамда йорт каршында уздырырга ниятләгән иде

-Без биредә булган көнне берөзлексез яңгыр яуганлыктан, без аны бер йортка кереп уздырырга мәҗбүр булдык, - ди автоклуб җитәкчесе Сиринә Хөснетдинова.

Шул рәвешле Роза  Галактионова авылдашларын өенә кунакка җыйды ул көнне. Алар арасында  Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров та бар иде. Ул уртапәнәчелеләргә җирлек эшчәнлеге, аерым алганда үзарасалым программасы буенча эш-гамәлләр турында сөйләде, халык фикерләрен тыңлады. Анннан чара  чәй өстәле артында авылдашларның фикерләшү, аралашулары белән дәвам итте.

Уртапәнәчелеләргә  автоклуб хезмәткәрләренең “Сөмбелә” ансамбле һәм аерым башкаруылар Фәридә Маслова, Флера Мингалимова, Наилә Миннуллина, Дания Усмановалар чыгышы ошады. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Авыл халкы да башкару осталыгына ия икән. Авылның өлкән буын җырчылары 91 яшьлек  Анна Васильева, Галина Кузьмина, Нина Тимофеева, Светлана Комаровалар  яшь вакытта җырлаган керәшен җыруларын җырлады. Шәфкать туташы булып эшләүче авылның иң активларның берсе саналган  Галина Николаева барлык авылдашларын барлап, аларны  бу бәйрәмгә җыйнаган, аны оештыруга булышлык иткән.

-Ул - район керәшеннәр җәмгыяте әгъзасы да, әлеге җәмгыять эшчәнлегендә аның өлеше бар, - ди җирлек башлыгы.

Нәсимә белән Ирина  Красильниковалар  да чәй өстәле әзерләү, бәйрәмне оештыруда үзләреннән  өлеш керткәннәр. Гомумән, авыл халкы зур әзерлек белән килгән  бәйрәмгә.

 Җылы  һәм истәлекле очрашудан уртапәнәчелеләр бик канәгатъ калды. Алар автоклублыларны озатып, тагын шулай бәйрәм оештыруларын теләп калдылар. Бер күрешү бер гомер, дип юкка әйтмиләр шул.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев