Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" газетасына яңа машина бирелде - фото

Бүген, 24 сентябрь көнне, тантаналы рәвештә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең 35 филиал җитәкчеләренә "LADA Vesta" һәм "LADA Largus" машиналарының ачкычлары тапшырылды.

Филиалларга ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды. Әсгать Сәфәров барлык редакция хезмәткәрләренә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытулары, республикабызда яшәүче барлык халыкларның милли мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калулары өчен рәхмәтен әйтте. Ул шулай ук яңа автомобиль ачкычларын тапшыру — массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәтенә югары бәя бирү, дип өстәде, һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга өметен белдерде.

"Туганайлар" культура-агарту газетасына "LADA Vesta" машинасы бирелде. Машина ачкычын Әсгать Сәфәров газетаның баш редактор урынбасары Людмила Белоусовага тапшырды.

Барлык коллегаларны да яңа машиналы булулары белән котлыйбыз! Яңа шартларда матур мәкаләләр язарга, уңышлы командировкаларга йөрергә язсын безгә.

«Татмедиа»га кергән редакцияләрдәге коллегаларга сабырлыкларын югалтмый, иҗадилыкларын саклап, яңа машиналарда, яңа шартларда, югары хезмәт хакы алып, сөенеп эшләүләрен телибез!

Тулырак -> Казанда «Татмедиа» каршындагы яңа машиналар кем өчен? Президент сәркатипләре эшли беләме? | Tatar Today - татар яңалыклары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев