Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсы - Татьяна Москова кул эшләре

“Тәре алъяпкычы бизәкләре” дигән конкурсның беренче катнашучысы Татьяна Москова

Түбән Кама районындагы Келәтле авылы керәшеннәре турында китап язу ниятенә керешкәч, шул авылда гомер кичерүче Татьяна түти Московаларга да кергән идем.

Хәтеремә уелып калганы – кызы, ул чагында әле исән Нина Ильина белән икесенең зур сандыкны ачып, алача күлмәкләр, киндер алъяпкычлар барлаулары булды. Арадан үзләре өчен бик кадерле булган шул күлмәкләрне киеп, алъяпкычларны бәйләгәч, аларны түрдәге тәре янында фотога төшердем. Татьяна түтинең үзе чиккән бистәрләрне дә кәнәфи култыксаларына кадерләп җәеп салганы һәм, кат-кат сыйпап, "боларын да керт", дип әйткәне истә калган.

Тәре алъяпкычларындагы тигез-шома чигешләргә, җетелеген җуймаган матур чәчәк-яфракларга озаклап карап торсам да, ваемсызлык инде, кемнең һәм кайчан чиккәнен сорарга башыма да килмәгән.

Җәйлектә сиксән тугыз яшен тутырачак Татук түти бүгенге көндә күрше авылдагы олы кызы Анна гаиләсендә яши. Шулай да, төп йортка сукмак өзелмәгән, кышын да кайтып, карап торалар.

Автор: Фирая Моратова

“Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсында сез дә катнаша аласыз. Конкурсның шартлары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев