Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

Тәре алъяпкычы бизәкләре. КОНКУРС!

“Туганайлар” газетасы “Тәре алъяпкычы бизәкләре” дигән яңа конкурс игълан итә. Бу конкурста теләге булган һәркем катнаша ала.

Тәре җапмасы, тәре алҗапкычы, тәре пәрдәсе, тәре бөркәве, тәре бистәре, тәре алды җаулыгы... Төрле як керәшеннәре тәре почмагын үзләренчә бизи, үзләренчә атый. Тик барысын да бер уртаклык берләштерә – тәре япмасының аскы зур өлешендә матур итеп, бизәкләп кач чигелә.

Конкурс шартлары:

  • өегездәге тәре почмагын фотога төшерәсе;
  • әгәр белсәгез, тәре алъяпкычының кайчан һәм кем тарафыннан чигелгәнен, яки сезнең өйгә каян килгәнен дә язарга тиеш буласыз;
  • үзегезнең исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны күрсәтергә кирәк.

Тәре алъяпкычы янәшәсенә кемне дә булса бастырып фотога төшерсәгез, ул кеше турындагы мәгълүматны да язарга онытмагыз.

Хатларны 89172509795 (WhatsApp аша) номерына һәм tuganaylar@yandex.ru  электрон адресына җибәрегез.

Конкурсны үткәрү вакыты:

19 апрельгә, ягъни Пасхага кадәр дәвам итәчәк.

Фотолар "Туганайлар" газетасында һәм рәсми сайтта урнаштырылып барачак. Конкурска нәтиҗәләр ясап, җиңүчене редакция билгелиячәк.

Фотоконкурсны “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы – “Туганайлар” газетасы редакциясе оештыра.

 

Реклама хокукларында, 0+

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев