Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камага үз нигезен биргән Чәбия зиратында өмә ясадылар

Киләчәктә Чәбия зираты янәшәсендә керәшен чиркәве һәм парк төзү күздә тотыла

Шул уңайдан, 30 апрельдә Түбән Камадагы Чәбия зиратында шәһәр һәм район күләм өмә уздырылды. Биредә соңгы кеше җирләнгәннән бирле, Чәбия зиратының бу кадәр күп халыкның үзенә килгәнен күргәне булмагандыр. Зиратны чистарту өмәсендә шәһәрдәге торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, җирле үзидарә советы рәисе Светлана Борисова җитәкчелегендә, тирә-як йортларда яшәүчеләр, шәһәр һәм шәһәр яны авыл җирлекләрендәге чиркәүләргә караган приход халкы,  мэр урынбасары Марина Камелина һәм башкалар катнашты.  Благочинный Александр Колчеринга һәм матушкага ияреп,  аларның сигез яшьлек уллары Сергей да өмәгә килгән иде. Чүп-чар, киселгән агач һәм куаклар белән әллә ничә КамАЗ йөге тулды.

Өмәчеләр янына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин үзе дә килде.

Ул өмәдә катнашучыларга рәхмәт әйткәннән соң, бу урында алга таба храм төзеләчәге һәм парк булачагы турында сөйләп шатландырды. Өмәчеләр Рамил Хәмзевичка шәһәрне тагын да матуррак һәм яшәү өчен уңайлырак итү буенча үз уй-теләкләрен, шулай ук, үтенечләрен дә җиткерделәр... Керәшен храмы заманында үз нигезләрен шәһәр төзелешенә бирергә мәҗбүр булган Чәбия һәм Актүбә авыллары керәшеннәренә түбәнкамалыларның ихтирамы билгесе буларак төзеләчәк. Инде әйткәнебезчә, ул Чәбия зираты янәшәсендә үк урнашачак. Язган булса, шәһәргә килүчеләрне өч-дүрт елдан бу урында заманча парк һәм җыйнак кына храм каршы алыр.  Билгеле булганча, шәһәр төзелеше башлангач, Чәбиянең зираты өстендә тугыз катлы йорт салынган.

Зиратның исән калган бик аз өлеше  исә озак еллар дәвамында ташландык хәлдә булды.Шәһәрдә, Красный Ключ поселогында яшәүче Чәбия кешеләре, үз көчләре белән, зираттагы якыннарының каберләрен һәр язда чистартып, карап торсалар да, аның тирә-ягын чаган агачы, куаклар басып китте. Зират эчендәге агачлар да биегәеп, кайсы череп бетеп ауды. Ил системасы үзгәргән туксанынчы елларда Чәбия зираты исерекләрнең кәеф-сафа кору урынына әйләнеп, тәмам ташландык хәлгә килде... Ниһаять, Чәбия һәм Актүбә халкының күптәнге хыялы тормышка ашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев