Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшен җәмгыяте 30 еллыгын үткәрде

Түбән Кама керәшен җәмгыяте үзенең 30 еллыгын зурлап бәйрәм итте

Халык иҗаты йорты халыкны, берьюлы ике бәйрәмгә -  Олы көнгә багышланган кичәгә һәм җирле керәшен оешмасының 30 еллык юбилеена җыйды. Халык иҗаты йорты фойесында керәшен кызлары һәм егетләре ишектән керүче һәр тамашачыны "Христос терелеб торган" дип каршылады. Керәшен җәмгыяте тарихына багышланган күргәзмә һәркемне үзенә тартты.  Фойеда керәшен җырулары яңгырады. Керәшенчә биюче үзешчән артистларга тамашачылар да кушылды. Ә балалар, күзләре бәйләнгән килеш, бауга эленгән бүләкләр арасыннан үзләренә ошаганын сайлап алып кистеләр.

Бер рәткә тезелгән кызыл күкәйләргә  туп тәгәрәтеп уйнаучы кызлар һәм малайлар яныннан, хәтта,  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да тыныч кына узып китә алмады. Йомшак тупны кулына алып, җай гына тәгәрәтеп җибәрде...

Олы көн бәйрәменең концерт өлеше Олы көн иртәсендә балаларның авыл урамы буйлап күкәй җыюларын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Сәхнәгә Түбән Кама благочинные протоиерей Александр   Колчерин чыгып, үзенең бәйрәм котлавын җиткерде, райондагы  керәшеннәрнең, җирле җәмгыятьнең ата-бабалардан килгән традицияләрне дәвам итүләренә, йола-гадәтләрне яңартуга зур игътибар бирүләренә тукталды.  

Бәйрәм котлауларга һәм бүләкләргә бай булды. Сәхнәгә, бер-бер артлы, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин,  Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов җитәкчелегендәге төрле милли-мәдәни оешмаларның вәкилләре чыгып, керәшен халкына, аерым алганда, 30 ел дәвамында Түбән Камада эшләп килә торган керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенә, аның алыштыргысыз җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага үзләренең хөрмәтләрен белдерделәр.

Тамашачы Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованың, "Туганайлар" газетасы баш редакторы Юлия Губинаның да чыгышын алкышларга күмде. Казан артистлары, Түбән Каманың сәнгать сөюче һәр кешесе өчен якын булган Олег Фазылҗанов һәм Лариса Басыйрованың да җырларын халык тансыклаган иде. Әлбәттә, сәхнәдә "Сүрәкә", "Баш Чишмә", " Энҗе бөртекләре",  "Серле мәләнчек", "Асыл нәсел", "Җиз кыңгырау", "Тальяночка" һәм башка керәшен ансамбльләре балкыды.

Тамара Алексеевна Түбән Камада керәшен фольклор ансамбльләренең сигезгә җитүен искәртеп, аларның профессионал дәрәҗәдә чыгыш ясауларында аларның гомуми җитәкчеләре Ольга Вәлиуллинаның һәм аның ире, тавыш операторы Рафис Вәлиуллинның хезмәте искиткеч зур булуын ассызыклады. Шулай ук ул, җирле керәшен җәмгыяте оешканнан башлап, аны халыкка танытуда зур тырышлык куйган кешеләрнең бер төркеменә, Түбән Кама керәшен җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләре тапшырды. Тамара Баһаветдинованың алыштыргысыз ярдәмчесе, уң кулы Ильмира Гыйльметдинова муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев