Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңа проект старт алды

11 август көнне Татарстанда "Ключ мира" дип исемләнгән проект старт алды

Проектта Татарстан халыклары Ассамблеясыннан төрле телләрдә сөйләшүче милләт вәкилләре катнаша. Алар Татарстанның тарихи почмакларында экскурсияларда булып, социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдерергә тиеш булалар. Проектның төп максаты булып, республикабызның халкын, башка регион һәм ил вәкилләрен Татарстанның тарихи, истәлекле урыннары белән таныштыру тора. Үз телеңдә аңлавы җиңелерәк бит ул. Шуңа күрә проектта һәркем үз телендә язачак.

11 август көнне проектта катнашучылар беренче тарихи урында, Бөек Болгарда, булып кайттылар. Алар арасында редакциябезнең яшь журналисты Милена Новикова да бар. Болгарга барып кайтканнан соң ул да беренче фикере белән Instagram аккаунтында бүлеште. 

 - Кичә Болгарда үткән “Рыцарские бои” фестивалендә булдык. Шундый ошады! Барлык кичергән хисләрне сүзләр белән анлатып бетереп булмый. Иң яхшысы үзегезгә барып карарга кирәк. Рыцарьларның сәхнәләштерелгән күренешләре артыннан гына күзәтеп калмадык, башка мәйданчыкларда мастер-класслар, ярморкалар ярдәмендә, Урта гасыр культурасы, яшәү рәвеше белән таныштык. Мәсәлән, бер җирдә Урта гасыр биюләренә өйрәттеләр. Андагы кешене күрсәгез. Олысы да, кечесе дә, яше дә, карты да бар дөньясын онытып биюгә бирелгән. Миңа иң ошаган җир ярморка мәйданчыгы булгандыр. Анда берәр сувенир алып кына калмыйсың, урта гасыр касебен дә үзләштерә аласың. Фестивальдә татарстанлылар гына түгел Россияның төрле регионнарыннан килгән кунаклар да шактый.
Мәйданчыклар бик күп иде. Шуңа күрә барсын да әйләнеп чыга алмадык. Аның өчен тагын бер көн кирәк булыр иде, мөгаен".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев