Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бер атна эчендә автомобиль ягулыгының барлык төрләренә дә бәя арткан

Татарстанда 22-29 майда бензинның барлык маркаларына, шулай ук дизель ягулыгына бәя арткан. Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә.

Статистикадан күренгәнчә, АИ-92 маркалы бензинның литры бер атна эчендә 24 тиенгә – 46,04 сумнан 46,28 сумга кадәр арткан. АИ-95 маркалы бензинның бәясе – 51 тиенгә (49,68 сумнан 50,19 сумга кадәр), ә АИ-98 маркалысы 38 тиенгә (61,18 сумнан 61,56 сумга кадәр) кыйммәтләнгән.

Дизель ягулыгы исә ике тиенгә генә арткан, хәзер аның литры 54,69 сум (бер атна элек 54,67 сум иде) тора.

Элегрәк Reuters агентлыгы чыганакларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте ягулык кытлыгын булдырмас һәм нефть эшкәртү заводлары өчен ягулык демпферын киметү турындагы карардан соң бәя артуга чик кую максатыннан бензинны экспортка чыгаруны тыю мөмкинлеген карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев