Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда һава торышы атна уртасыннан үзгәрәчәк

Татарстанда Скандинавия антициклоны йогынтысында урнашкан салкынча, коры һәм аз болытлы һава торышы бу атна уртасыннан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

20 апрельдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән -5 градуска кадәр һәм көндез +7дән +12 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар чәршәмбе, 21 апрель төнендә, явым-төшем ихтималы булу зур түгел, әмма көндез республиканың көнбатыш төбәгендә җылы фронт үтү белән яңгырлар явачак, дип искәртә. Төнлә +2 -3 градуска кадәр, көндез +7, +12 градуска, көнчыгышта +17 градуска кадәр җылы була.

22 апрельдә вакыты белән явым-төшем көтелә. Температура төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр, көндез -8дән 13 градуска кадәр булачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 23 апрельдә һәм шимбә, 24 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Шул ук вакытта температура бераз арта: төнлә 2-7 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр җылы булачак.


ТатарИнформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев