Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тана сатып алсаң

Татарстанда быел тана сатып алучыларга субсидия күләме ике мәртәбә арткан

Гади хуҗалыктан сатып алган тана өчен субсидия күләме хәзер – 60 мең сум (узган ел – 30 мең). Токымлы тана өчен субсидия быел 70 мең сум тәшкил итә (элек – 40 мең сум). Яхшы тананың бәясе 120-150 мең сум тирәсе икәнен исәпкә алсаң, субсидия акчасының авыл кешесенә ни дәрәҗәдә кирәк булуы аңлашылыр.

Татарстанда барлыгы 465 мең шәхси хуҗалык бар. Алар арасыннан сыер асраучыларга –  берсе өчен  2 мең, ике сыер булганда, һәр башына – 3әр мең, өч һәм аннан күбрәк булса, һәр малга  4әр мең сум субсидия бирелә.

Моннан тыш, һәр сыер өчен ветеринар хезмәтенә 300 сум акча каралган.

Сыер фермасы салу өчен бирелә торган субсидия суммасы да арткан: сыерларның баш санын  арттыруга бәйле рәвештә –  300мең-600 мең сум. Болар хакында эшмәкәрләр белән очрашуда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев