Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Матвеева: “Киләсе бәйрәмнәргә ныклы әзерлек бара”

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы халкы бер дә тик тормый. Биредә өмәләргә дә, бәйрәмнәргә дә өлгерәләр.

Бу авылда язгы өмәләр матур традициягә әйләнгән. Авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан оештырылган өмәдә олысы да, кечесе дә катнаша. Чүп-чар җыештыру белән генә чикләнмиләр – авыл урамнарындагы электр баганаларын агарталар, юл буйларын тәртипкә китерәләр. Зиратта да өмә уздырып, чисталыкта тоталар.

Бу эшләрдән тыш, авыл халкы якынлашып килүче бик зур бәйрәмгә – Җиңү бәйрәменә дә җиң сызганып әзерләнә. Шулай ук, һәйкәл янын җыештыралар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының һәйкәлгә уелган исем-фамилияләре буявын өр-яңадан язалар. 9 Майда һәйкәл янында мәктәп укучылары катнашында Җиңү бәйрәме уздырыла. Ул көнне һәйкәл янына барлык авылдашлар да килә.

“Җиңү бәйрәмендә авыл мәктәбе балалары ел саен чыгыш ясыйлар. Патриотик җырлар һәм шигырьләр тыңлап, бөтен кеше солдат боткасынан авыз итә”, – дип сөйләде Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев