Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сүрәкә» ансамбле: «Бертуктаусыз керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен пропагандалауга зур өлеш кертәбез»

Олы Шүрнәк авылының электән үк мәдәни тормышын җанландырып яшәүче һәвәскәрләре байтак булган.

Бүген «Сүрәкә» фольклор ансамбле белән якыннанрак таныштырабыз.

1982 нче елда мәдәният йортының җитәкчесе Зәйтүнә Мөбәрәкша кызы Хәсәнова, әле генә Алабуга мәдәният агарту училищесын тәмамлап килгән яшь белгеч Алексей Григорьевич Бабакаев белән берлектә шушы җырга-моңга гашыйк дәдәй hәм түтиләрне җыеп, фольклор ансамбль оештырып җибәрәләр. Ансамбльгә матур итеп «Сүрәкә» дигән исем дә бирәләр. Коллективның төп максаты - әби-бабайларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, тамашачыга җиткерү була. Шулай итеп,Ольга Захаровна Овечкина, Раиса Тимофеевна Овечкина, Анна Дмитриевна Куглеева, Зинаида Федоровна Рыжкова, Анна Ильинична Морозова, Зоя Николаевна Захарова, Зоя Андреевна Маткаева, Екатерина Селиверстова, Анна Ильинична Каишева hәм гармунчы Иван дәдәй Каишев ансамбльнең беренче “карлыгачлары” булалар.

«Сүрәкә»нең иҗат тормышы авыл сәхнәсендә авылдашларга борынгы керәшен җыруларын hәм биюләрен тәкьдим итүдән башланып китә.Тамашачы «Сүрәкә» фольклор ансамбльнен үз итә, яратып тыңлый.Фермада маллар янында көннәрен үткәреп кайткан түтиләр аруны да белмиләр, хужалыктагы эшләрен тиз арада эшләп, дәртләнеп, клуб бинасына репетициягә ашыгалар.

Матур гына эшләп килүче Зәйтүнә, Олы Шүрнәк авылының бер дигән егете - Белов Николай белән тормышын бәйләп, китеп тә бара. Шул ук елны методист булып билгеләнгән тагын бер яшь белгеч -Татьяна Павловна Карманова фольклор ансамбль белән бик теләп шөгыльләнә дә башлый. Матур тавышлы,өстәвенә, биюче дә булган кызны ансамбль үз итә,бергәләшеп җыр-биюләр өйрәнәләр,концертлар оештыралар. «Сүрәкә»не район күләмендә узучы чараларга да чакыра башлыйлар. Алай гына да тугел, зонаара, Республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә дә бик теләп катнаша алар. Бик зур теләк hәм тырышлык нәтиҗәсендә ансамбль җитәкчеләренең дә, катнашучыларның да беренче хезмәт җимешләре – уңышлары күренә башлый.

1983 -1986 елларда «Сүрәкә» кызлары Чаллы, Казан шәһәрләрендә үткәрелгән фестивальләрдә катнаша. 1986 нчы елда ансамбльнең җитәкчесе Татьяна Павловна Карманова да тормышка чыга. Шуннан соң ансамбль бераз таркала һәм сәхнәдән югалып тора.

1992 елда мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килгән Ләйсән Камиль кызы Абакаева ансамбльне янадан жыеп,берләштереп,эшне жанландырып җибәрә. Бу дәвердә дә «Сүрәкә» авыл сәхнәсендә генә түгел, район, Республикакүләм чараларында актив катнаша,кая гына чыгыш ясасалар да «Сүрәкә» не кул чабып, җылы итеп каршы алалар.

2001нче елдан 2021 елга кадәр ансамбль Алексей Григорьевич Бабакаев кул астында эшли. Ансамбльнең составы да бераз узгәрә , ләкин җанга якын керәшен җыр-моңына мәхәббәт кимеми. Ансамбльнең “уңышлар “ сандыгы яңадан яңа бүләкләү кәгазьләре, грамота һәм дипломнар белән тулылана бара.

2021 елдан башлап, ансамбльне Роза Ивановна Роева җитәкли. Бүгенге көндә ансамбльдә керәшен җыруларын, гореф-гадәтләрен сөюче 9 кеше шөгыльләнә. Валентина Данилова, Лилия Чайникова, Винера Пашаева, Валентина Каишева, Анна Каишева,Зинаида Минеева, Василий Макаров , Валерий Колчин кебекләрдән торган керәшен мәдәнияте белән янып яшәуче коллектив бик теләп, атнага ике тапкыр җыелышып, репертуарны тулыландыру, яңарту, башкару осталыгын үстерү өстендә эшли.

- Керәшен җыруларын оста итеп башкаручы өлкән буынны-Ольга түти Овечкина, Зоя түти Захарова,Зина түти Колчина,Ольга түти Христофороваларны бик яратып, хөрмәтләп яшибез. Чөнки авылыбызның борынгы көйләрен өйрәтүчеләр дә нәкъ шул түтиләр. Репертуарда керәшеннәрнең халык җырулары, йола күренешләре һәм биюләр бар. “ Солдат озату”, “ Раштуада кич утыру”, “ Покрау утырмалары” – тамашачы яратып өлгергән йолаларыбыз. «Сүрәкә» фольклор ансамбле Алабуга районында уздырылган күп кенә мәдәни чараларда катнаша, Республика конкурсларында һәм фестивальләрендә авыл, район данын яклап чыгыш ясый. Призлы урыннарыбыз да юк тугел. Елны елга бәйләп, фольклор ансамблебез бертуктаусыз керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йола, бәйрәм, кием, аш-су, җыру-биюләрен пропагандалауга зур өлеш кертә. Авыл, шәһәр Сабантуенда керәшен өен бизәү, милли ризыклар пешереп табын әзерләү, керәшен көйләрен яңгыратып, төрле уеннар оештырып, мәртәбәле кунакларны каршылау да «Сүрәкә» гә йөкләнелә – дип уртаклаша «Сүрәкә» фольклор ансамбленең җитәкчесе Роза Ивановна Роева.

Мәгълүматны «Сүрәкә» фольклор ансамбле җитәкчесе Роза Ивановна Роева тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев