Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда өмәгә чыкканнар

Хатын-кызлар җыелышып, авылдагы күпер буен, күпердән олы юлга чыгучы юл буендагы чүпләрне җыйдылар

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылының Яңа урамында яшәүче хатын-кызлар җыелышып, авылдагы күпер буен, күпердән олы юлга чыгучы юл буендагы чүпләрне җыйдылар. Бу турыда "Зәй офыклары" хәбәр итә.

Апрель – май айларында тирә-юньне чистарту, тәртипкә китерү икеайлыгы тикмәгә генә игълан ителми. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта. Узган елгы корыган үләннәр арасыннан беренче чәчәкләр урынына пыяла шешәләр, сигарет каплары күренә башлый, ә алар янында күбәләк сыман төрле кәгазь кисәкләре очып йөри.

Сарсаз-Баграж авылының Яңа урамында яшәүче хатын-кызлар җыелышып, авылдагы күпер буен, күпердән олы юлга чыгучы юл буендагы чүпләрне җыйдылар. "Өмәгә чыгу бер дә кыен түгел, һава торышы да уңай тора. Рәхәтләнеп эшләдек", – ди алар.

Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев әлеге изге эшкә алынучыларга рәхмәтле. "Чисталык, матурлык үзебезнең өчен бит, бу эшкә башкалар да кушылсын, авылны чүптән чистартуга үз өлешләрен кертсен иде", – ди ул.

Фото авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев