Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридә унтугызынчы тапкыр Питрау бәйрәме гөрләде

Чараның максаты – керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау.

"Бәйрәмне һәр ел саен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Дус-туганнар белән очрашабыз, рәхәтләнеп күңел ачабыз, уеннарда катнашабыз. Керәшен халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Питрау - җәй, чәчәк, үләннәр бәйрәме буларак үткәрелә", - диде Анна Петрова. 

"Питрау-2018"  кичке биштә ат чабышы белән башланып китте. Алга таба утын кисү, каршылыкларны узып йөгерү, аркан тарту, себерке бәйләү буенча ярышлары узды. Түгәрәк уен уйнау, такмаклар җырлашу, “Питрау сандугачы” исеме өчен көрәш тә булды.

Бәйрәмдә “Димче почмагы”, “Керәшен авылы”, “Керәшен чибәре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее, "Әкият" балалар мәйданчыгы эшләде. 

Мамадыш районы Яке авылыннан килгән Владимир Макаров әлеге бәйрәмне керәшеннәрне танытыр өчен кирәк, дип саный. "Шушы бәйрәм аша барлык үткәнебезне, якты киләчәгебезне күрсәтә алабыз. Керәшеннәр кунакка йөрергә дә, кунак сыйларга да бик ярата. Безнең күңел һәркем өчен ачык. Мәйданда көмеш тәңкәләр белән бизәлгән милли киемнәрдән керәшеннәрне күрү бик куанычлы вакыйга. Яшь буын моны күреп, белеп үссен иде", - диде ул. 

Бәйрәм сәхнәсендә утыздан артык фольклор коллективларның чыгыш ясады. Башкортстан, Чиләбе, Оренбург, Удмуртия, Самарадан да килүчеләр бар. Бәйрәмнең күрке – керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле җырлары. 

Сигез яшьлек Тимофей Иванов түгәрәк уенда катнашу өчен мәкаль, сынамыш, такмак һәм җырлар өйрәнгән. "Барысын да әбием өйрәтте. "Питрау үтә - җәй үтә". "Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә". "Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз бик тиз киләчәк, Питрау узганнан соң бер атна бертуктаусыз кычкырса - озак булыр", - диде ул. 

"Татар-информ", Ләйлә Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев