Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда батыр калган көрәшчеләргә 100 мең бирәчәкләр

Икенче урын иясе — 50 меңгә, өченчесе — 30 мең алачак, дүртенче урында калган көрәшчегә дә 20 мең сум күләмендә бүләк тиячәк

17 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында керәшеннәрнең милли бәйрәме «Питрау» узачак. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.

Һәр үлчәү авырлыгында беренче урын алучыга 100 мең сум акчалата бүләк бирәчәкләр. Икенче урын иясе — 50 меңгә, өченчесе — 30 мең алачак, дүртенче урында калган көрәшчегә дә 20 мең сум күләмендә бүләк тиячәк. Яшьләр арасында беренче урынга 15 мең, икегә — 10 мең, өчкә — 5 мең бирәчәкләр.

Питрауда абсолют батыр да ачыкланыр дип көтелә. Аңа нинди бүләк булачагы турында бернинди хәбәр дә юк. Нигезләмәдә бары тик «кыйммәтле бүләк» дип язганнар. «Призлары әйбәт», — ди бу хакта көрәш сөючеләр.

Милли көрәштә ирләр 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 кг нан югары үлчәү авырлыгында бил алышса, 2003-2005 елгылар 50, 60, 70 кг нарда, ә 2006 елгы һәм кечерәкләр 40, 50, 60, 70 һәм 70 кг нан югары үлчәү авырлыгында көрәшәчәк.

Фото: Марсель Имамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев