Бу романтик вакыйга "Җәшләр җыены" сәхнәсендә булды.
Вадим белән Света 2014 елда “Бәрәкәт” хәрәкәте активистларының чираттагы очрашуында танышканнар.
“Ул вакытта мин, беренче курс студенты, керәшен яшьләре хәрәкәтенә кушылдым, ә Вадим инде “Бәрәкәт” активисты иде”, – дип сөйләде Света. Аларның кәбен койдыру исәбе дә юк түгел. “Алла боерса, туебызны үзебезчә, керәшен йола-гадәтләре белән үткәрәчәкбез”, – дип өстәде кәләш.
“Кияүгә чыгарга тәкъдим ясауны көздән үк уйлап йөрдем. Яз җитүгә, әзерләнә башладым. Ләкин командировкаларга еш җибәрелүем сәбәпле, әзерләнергә вакыт җитми иде. Дустым Алексей Дмитриевка ("Бәрәкәт"нең җитәкчесе - ред.) сөйләгәннән соң, ул миңа тәкъдимне Җөри Питравы сәхнәсендә ясарга киңәш итте. Сәхнәдә тәкъдим ясау идеясе шулай туды”, – дип уртаклашты үзенең айлар буе сер итеп саклаган хыялы белән Вадим.
Кияүнең туган көне дә Питрауда – 12 июльдә икәнен белгәч... Бәлки, язмыш шул көнне көттергәндер? Очраклы хәлләр булмый, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Вадим белән Светага бәхет телибез!
">Видео
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев