Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә Җармука бәйрәме үтте

Бүген, 4 июньдә, республикабызның күп кенә керәшен авылларында Тройсынны данлап, җыеннар узды.

Ә Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында, шушы як халкы үзе әйткәнчә, Җармука бәйрәме гөрләде.

Элек--электән бу авылда Тройсын көнне ярминкә оештырып бәйрәм иткәннәр. Мәйдан уртасында түгәрәк уен булса, тирә- ягында Олы Тәрбитнең һәм башка авыллардан килгән осталар үзләренең кул эшләрен халыкка тәкъдим иткән. 

Быелгы Җармуканы авыл җирлеге белән Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерләгән иде. Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова бәйрәм кунакларны котлап, Кайбыч ягыннан чыккан танылган шәхесләрне билгеләп узды. Җырчы Җәкәү йорты Җармукага матур концерт номерлары алып килгән.

Мәйдан тутырып халык җыелды. Арада күрше авылдан – "Чүти мишәрләре", Чистай районыннан "Багалмам" ансамбльләре бар иде. Күрше Чувашия республикасыннан килгән шәхси эшмәкәрләр – үзләре җитештергән сөт, ит ризыкларын сатуга алып килгәннәр. 

Авыл халкы зур ихтирам белән район башлыгы Альберт Рахматуллинны, авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны каршы алдылар. Алар да, үз чиратларында, сүз алып бәйрәм белән котладылар. 

"Минем өчен Тәрбит бик кадерле – авыл халкының һәркайсысың кулын кысып, кочар идем. Рәхмәтлемен уңган керәшен халкына, яшьлегемдә иң беренче хезмәт юлым шушы авылдан башланды. Шундый зур тырышлык куеп бәйрәмнәр үткәрәсез, авылның, Кайбыч керәшеннәрен данлыйсыз", – диде Альберт Илгизәрович.

Халык шулкадәр бәйрәмне яратып кабул итте. Кушылып биеде, җырладылар. Уеннарга катнашырга атлыгып тордылар. 

Балаларның, яшүсмерләрнең күп булуы да сөендерде. "Мондый бәйрәмнәр бик ошый. Без дә үз чиратыбызда йолаларны сакларга тырышырбыз, әби-бабайлардан откан җырларыбыз бар, бәйрәмнәр турында да күбрәк белергә телибез, өлкәннәрдән сорашабыз, йолаларны өйрәнү өстендә эшлибез. Ансамбльгә йөрибез", - диделәр бәйрәм җыенында кайнаучы яшүсмерләр. 

Бәйрәмдә авылның активистларын, Кайбыч керәшеннәрен танытуга зур өлеш керткән бар кешене дә тәбрикләү өлеше дә булды. 

Бәйрәм бүләге – керәшеннәрнең йөзек каршы – "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле һәм якташлары – халык артисты Лидия Әхмәтова чыгышы булды. Шулай ук "Тумар", "Сәлам", "Казансу" ансамбльләрен дә халык көтеп алды.

Бәйрәм турында тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев