Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәү кунагы Станислав Бедкин керәшен гөсләсенә соклану белдерде - видео

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, «Золото тюрков» («Төркиләр алтын») форумы кысаларында, дәрәҗәле кунаклар кабул итә

17 сентябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин белән Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мустафин булып китте. Кунакларны Үзәкнең эшчәнлеге белән аның директоры Людмила Белоусова таныштырды.

Кунаклар Үзәкнең холлындагы һәм музей бүлмәсендәге экспозицияләр белән таныштылар. Шулай ук, кунаклар биредә 19 сентябрь көнне эшли башлаячак "Безнең ил" күргәзмәсенә эзерлекне дә югары бәяләделәр. Станислав Бедкин Үзәкнең тавыш яздыру студиясендә җыр яздыру процессын да күрде. Аккомпониатор Азат Хөсәинов яңа туган җырны кунакларга тәкъдим итте.

Мәскәү кунагы Станислав Бедкин галим, фольклорчы Геннадий Макаровның "Тумар" ансамбле чыгышын карады. Ул Геннадий Макарповның үз куллары белән ясаган керәшен гөсләсенә аерым игътибар бирде. "Шушындый ансамбль и уен кораллары "Төркиләр алтыны" форумында булырга тиеш", - дип искәртте Станислав Анатольевич.

Зур кунак, шулай ук, үзәкнең конференц-залына, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы офисына һәм хореография залына да югары бәя бирде.

Шуны да искәртергә кирәк, "Төркиләр алтыны" форумында керәшен яшьләре дә катнаша.

Күптән түгел Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Россия халыклар йорты директоры Андрей Березин да булып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев