Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Мин керәшен доноры" хәйрия акциясенә кушыл

"Мин керәшен доноры" хәйрия акциясен җитәкләүче Ярослав Ромин керәшен яшьләрен кабаттан донор булырга өнди

Киләсе кан бирү көне 23 сентябрьгә билгеләнгән.

Акциядә катнашырга теләгән һәрбер кешене Ярослав Казан шәһәренең Татарстан Республикасы кан бирү үзәгенә 7.00 сәгатькә чакыра.

Донор булу алдыннан үтәлергә тиешле таләпләр

Донор булыр өчен врачлар кушуы буенча, 3-4 көн алдан диета тоту сорала. Ысланган, кыздырылган, майлы, ачы ризыклар, ит, балык, кызыл чөгендер, помидор, чикләвек, аш, сөт продуктларын ашарга ярамый. Сөт продуктлары урынына суда пешерелгән ботка, баллы чәй, компот, сохари, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз. Алкоголь кебек зәхмәтләр белән мавыкмагыз, кан бирергә ике сәгать кала тәмәке тарту да тыела. Әгәр дә берәр дару эчеп йөргән мәлегез булса, донор булуны башка вакытка кичектерегез. Бу бигрәк тә аспирин, анальгетик даруларга кагыла. Бу даруларны кабул иткән булсагыз, кан бирергә 78 сәгатьтән соң гына барырга ярый. Донор булуның тагын бер кагыйдәсе – кан бирүче кешенең унсигез яше тулган булырга тиеш. Унсигез яшьлек, сәламәт яшьләрне Кан бирү үзәгендә беркем дә кире борып җибәрми.

Кеше организмы кан югалтуны иртәнге якта җиңелрәк кичерә, шуңа да бу процедураны үтәргә иртәнге якларда бару кулайрак. Донорлыкка әзерлек эшләрен бетергәч, паспортыгызны онытмыйча, кан бирү үзәгенә юл тотарга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев