Менә көтеп алган Олы көн дә килеп җитте
Хәбәрләр

Менә көтеп алган Олы көн дә килеп җитте

Бакалы районының Балыклы авылында Олы көнгә күкәй ясау мастер-классы уздырганнар

Яңа Балыклы авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы көн бәйрәменә әзерләнәләр. Әлеге бәйрәмне ел саен миллионлаган кеше билгеләп үтә. Барысы да бер-берсенә кунакка йөри, буялган күкәй, тәмле аш-су белән сыйлана.

Яңа Балыклы авылында Олы көнгә күкәй ясау мастер-классы уздырганнар. Эш барышында катнашучылар якты бәйрәмнең тарихы, аның традицияләре белән танышканнар.

Мастер-класс нәтиҗәсе күренә. Гади материаллардан ясалган күкәйләр бик матур килеп чыккан, мәдәният йортын бизәп, ямьләндереп торалар.


Нет комментариев