Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Елисеева: “Балалар әби-бабаларының, әти-әниләренең элек ничек яшәгәннәрен белергә тиешләр”

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәүче Марина Елисеева үз йортының ишегалдында кечкенә музей ясаган.

Чыгышы белән Казаклар Чаллысыннан булган Марина озак еллардан бирле башлангыч класслар укытучысы булып эшли.
“Олыгая барган саен яшь вакытлар, ул еллардагы авыл тормышы ешрак искә төшә. Шундый истәлекләремнән мин элекке заманнардагы көнкүреш әйберләрен тупларга уйладым. Баштарак өйдә булган кызыклы экспонатларны башка музейларга да биргәләдем. Соңрак, гомер буе балта остасы булган әтиемнең агачтан ясалган инструментларын барлап җыеп куйдым, әниемнең җылы кулы тигән самавыр, үтүк, иләк кебек әйберләрне дә читкә бирәсем килмәде. Барысын да ишегалдында матурлап төзә башладым”, – диде Марина Елисеева .
Экспонатлар — совет чоры әйберләре. Музей хуҗасы әлеге чорда яшәгәннәрне үткәннәргә алып кайту, ә хәзерге заман балаларына ул чакта кешеләр ничек гомер итүен аңлатуны, күрсәтүне максат итеп куйган. Балалар әби-бабаларының, әти-әниләренең элек ничек яшәгәгәнлекләрен белергә тиешләр.
Музейга кергән кешеләр бигрәк тә иске акчаларны, кер юу, санау җайланмаларын кызыксынып карыйлар икән.
Экспонатларны кую өчен стеллажларны Маринаның ире Егор ясый. Бу йортка килгән кеше ишегалдының шау чәчәктә булуына да игътибар итми калмыйдыр. Әнә шундый уңган-булган кешеләр яши Алан-Полянда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев