Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Манзара» журналистлар һәм блогерлар арасында бәйге оештыра

Иң яхшы яктырткан журналист яки блогер 30 мең сум акча алачак

Журналистлар һәм блогерлар арасындагы бәйгегә 2021 елның 12 апреленнән 1 декабренә кадәр дөнья күргән мәкаләләр, интернетка яки эфирга чыккан сюжетлар кабул ителә.

Бәйгедә җиңүче журналистларга яки блогерларга акчалата премия каралган. Айдар Шәймәрдәнов беренче урынга — 30 мең, икенче урынга — 20 мең, өченче урынга — 10 мең сум премия тапшырырга вәгъдә бирде. Ул бәйгедә катнашып, беренче өчлеккә керә алмаган каләм ияләренә дә истәлекле бүләкләр ышандырды.

Бәйгедә катнашуның төп шарты — «Манзара» проектында катнашкан спортчыларны, артистларны, көрәштә «Манзара» аша танылган егетләрне халыкка күрсәтү. Бәйгегә 2021 елның 12 апреленнән 1 декабренә кадәр дөнья күргән мәкаләләр, интернетка яки эфирга чыккан сюжетлар кабул ителә.

Килгән материалларның унысы жюри тарафыннан сайланып, бәйгенең сайтына урнаштырылачак. Җиңүчеләрне ун катнашучы арасыннан халык сайлаячак һәм аларның исемнәре 2022 елның 1 гыйнварында игълан ителәчәк. Бәйгенең номинацияләре юк, шуңа күрә нәтиҗәдә бары тик өч җиңүче булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев