Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан Николай Михайлов ничек журналист булып китүе турында сөйләде

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан, "Нократ" газетасы журналисты Николай Михайлов белән сөйләштек

Мин Казан дәүләт университетының филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (бишенче курста укыганда аерым татар теле, әдәбият һәм көнчыгыш телләре факультеты оештырылды) белем алдым. Журналист булу теләге башыма да кереп карамаган иде ул чорларда. Соңгы курста белем алганда, Мамадыш район газетасында эшләүче Әмирхан Галәветдинов (ул мәрхүм инде) һәм тәрҗемәче Рөстәм Латыйпов читтән торып журналистика факультетының беренче курсына килделәр. Аларның көзге сессияләре вакытында газетаның җаваплы секретаре булып эшләгән Фәнил Миннеханов (кызганычка каршы, ул да арабыздан иртә китеп барды) килде. Бер көнне җыелышып сыраханәгә киттек. Шунда яңа танышларым берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә журналистлар тормышы турында сөйли башладылар. Әмирхан ага шул чагында: “Ир башын белән мәктәптә укытып йөрмәссең, газетага журналистлар кирәк,” - диде. Калганнар да аны җөпләделәр.
1990нчы елда кулыма диплом алгач, озак та уйлап тормадым, туп-туры “Нократ” газетасы ишеген шакыдым. Бик җылы каршы алдылар. Ләкин язу осталыгым шул кадәр генә иде. Район буенча командировкалардан соң язган мәкаләләремне кискәләп, тураклап бетерәләр. Ул чагында баш мөхәррир булып эшләгән Зөфәр Әгъзамов (ул да арабызда юк инде), яңа коллегаларым миңа нык булыштылар. Мин аларга бүген дә чиксез рәхмәтле. Әмма редакциядә ай ярым да эшләмәдем, район мәгариф бүлегеннән минем дипломны алганнан соң өч еллык “отработкам” барлыгын (чоры шундый иде) “исемә төшерделәр”. Мәгариф бүлеге җитәкчесе, бер ел эшләгәннән соң кайтырсың дип, мине районыбызның Чия башы авылына эшкә җибәрде. Татар теле һәм әдәбияты белгече булсам да, миңа 15 сәгать рус телен һәм әдәбиятын, 3 сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бирделәр. Мәктәптә эшләгәндә, вакыт тар булуга карамастан, район газетасына язмалар җибәргәләдем. Эш барышында төрле кызыклы хәлләргә тарымыйча калмыйсың инде ул. Ә менә бер елдан соң мәктәптән китүләре бер дә җиңел булмады. Кем әйтмешли, монысы аерым тема.
“Туганайлар” ны укучылар! Җөмһүриятебездә керәшеннәр өчен чыгып килүче, безнең үткәнебез белән бүгенгебезне яктыртучы, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз турында эчтәлекле язмалары белән сөендерүче газетабызга тугры калып, аңа даими төстә язылып, аның гомерен озайтсак иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев