Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ләйсән” балалар бакчасында "Олы көн" темасына мастер-класс

Мамадыш районының “Ләйсән” балалар бакчасында Олы көнгә күкәй буяу буенча мастер-класс күрсәткәннәр

Мастер классның максаты: балаларда Олы көн бәйрәме турында гади күзаллаулар формалаштыру, балаларны һәм ата-аналарны бәйрәмнең тарихы һәм күкәй белән бәйле йолалар белән таныштыру, халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтен үстерү.

“Эшебез өчен буяулар, пешкән күкәй, кулич, салфеткалар, су белән стаканнар кирәк булды. Яз турында әңгәмә үткәрдек. Тиздән православие динен тотучы халыкның көтеп алган бәйрәме – Олы көн җитүен, аның төп атрибуты күкәй булуын аңлаттык. Өстәлгә күкәй белән тулы савыт куела, бу йортка муллык алып килә дигән ышану бар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Ә “Олы көн” көнендә балалар тәрбиячеләр белән берлектә, районның өлкән яшьтәге кешеләре белән күкәй алышалар”, – дип сөйләде тәрбиячеләре Римма Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев