Шагыйрә, Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры, талантлы карендәшебез Луиза Янсуар (Шарова) шигерен тәкъдим итәбез.
Кешеләрдә кеше ярасы бар,
Кешеләрнең күңел яктысы.
Һәм сүзләре…
Кайсын – вакытлыча,
Кайсын гомер буе саклыйсы.
Кешеләрдә кеше шатлыгы бар,
Кешеләрнең зары, кайгысы.
Һәм сукмаклар…
Калдырасы – кайсын,
Кайсын гомерлеккә сайлыйсы.
Кешеләрдә бар кешегә сусау:
Минеке, дип, шаша – җилкенә.
Бу сусауны
Басар өчен кайчак
Тик бер гомер генә җитми дә.
…Мин юллардан сиңа атлап киләм.
Кулын болгый мәкләр, лаләләр…
– Бу гомерне яшәп карыйк әле…
Ә калганын…
Ходай әмәлләр.
Нет комментариев