Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке “Айбагыр”ының яңа уңышы

Сарманда уздырылган “Җырлы балачак илендә” бу ансамбль беренчелекне алды

31 майда Сарманның Залаков паркында, ачык һавада, район күләмендәге XIII “Җырлы балачак илендә” конкурсының Гала-концерты булды. Анда “Фольклор ансамбль” номинациясендә Ләке авылы мәдәният йортыннан “Айбагыр” керәшен балалар фольклор ансамбле 1нче урынны яулады.

Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган бу конкурста җиңүгә ирешкән “Айбагыр”га диплом һәм сертификат тапшырылды.

Сүз уңаеннан, “Айбагыр”ның бу быел беренче генә уңышы түгел. 15 февральдә Сарманның Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә район буенча уздырылган “Кабатланмас моң” конкурсының Гала-концертында “Айбагыр” II дәрәҗә лауреат булган иде.

“Айбагыр”ны 2015 елда Ләке авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Римма Тимирова оештырды. Бүгенге көндә ансамбльдә 7-11 яшьлек 15 бала шөгыльләнә. Алар – Диана Антонова, Арина Борисова, Элина Васильева, Виктория Долгунова, Элина Ильина, Валерия Кондратьева, Самира Сабирҗанова (керәшен кызлары), Вардересян Андраник (әрмән милләтеннән), Максим Швейгерт (немец), Альмира Разяпова (рус), Аделина һәм Ивилина Галихановалар, Илина Зәйнуллина, Софья Нургалиева, Адилә Фәйзуллина, Карина Хәйбулова (татар балалары).

Сүз уңаеннан, “Айбагыр”га йөрүчеләрнең өчесе генә Ләке авылында яшәүчеләр: Виктория Долгунова, Элина Ильина, Софья Нургалиева. Алар Петровка мәктәбендә белем алалар. Ансамбльдәге балаларның калганнары – Петровкадан.

Һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә “Айбагыр”ның җитәкчесе  Римма Тимирова һәм концертмейстер Райлә Асанова, мәдәният йорты директоры Юрий Антонов биргән машинада Петровка мәктәбенә барып, дәресләрдән соң, бу ансамбльгә йөрүче балаларны җыеп түгәрәк уздыралар. Алар балаларга керәшен һәм башка халыкларның җырларын, уен-биюләр, шулай ук, заманча көйләр өйрәтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев