Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лиана Алексеева: "Сәхнә, ансамбль, жырлар сагындыра..."

Декрет ялында яңа эш үзләштергән "Бәрмәнчек" ансамбле артисты Лиана Алексеева белән сөйләштек

Бала белән декретта берничә ел “ял” итеп алгач, күп кенә хатын-кызларның “иреккә” чыгасы килә башлый. Кайберәүләр яраткан хоббиларын искә алып, ләззәт таба. Кемдер үзе өчен бөтенләй дә яңа эшкә өйрәнә. Бүгенге көндә декрет ялында булган “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты Лиана Алексеева да яңа эш үзләштергән. Ул тәмле тортлар пешерә.

– Кечкенәдән пешерергә бик яраттым. Кибет киштәләрендә тулып торса да, үзең пешергәне тәмлерәк тә, файдалырак та. Ә инде профессиональ яктан тортлар белән шөгыльләнергә уем беренче улымны тапкач барлыкка килде. Улыбыз бераз үсеп, вакыт барлыкка килгәч, ясап карарга булдым. Интернет челтәреннән бик күп эзләнгәннән соң, гаиләмне торт белән сыйладым. Бик ошаттылар. Барысы да беренче тапкырдан килеп тә чыкмый, әлбәттә. Бик мавыктыра торган эш, гел нәрсә дә булса эшләргә дип, кул кычытып тора. Балалар төрле мультфильм геройлары белән, хатын-кызлар төрле җиләк-җимешләр, чәчәкләр белән, ә инде ир-атлар караңгы төстәге җиләкләр һәм төрле шоколад-печеньелар белән бизәлгән тортларны яраталар. Тортның эчке өлешенә килгәндә, күбрәк “Сникерс”, “Красный бархат”, “Молочная девочка”, “Морковный” дигәннәренә өстенлек бирәләр.

Сәхнә, ансамбль, жырлар, әлбәттә, сагындыра. Үзебезнең матур, бай, саллы жыруларны тизрәк күкрәк тутырып җырлыйсы килә, - ди Лиана.

"Красный бархат" торты рецепты

Бисквит: 330 гр он, 300 гр шикәр комы, 150 гр сыер мае (бүлмә температурасында), 3 йомырка, 270 гр кефир (бүлмә температурасында булырга тиеш, җылынгач аңа 1 аш кашыгы лимон согы салып болгатабыз), 2 чәй калагы кызыл кондитер буявы, 1 аш кашыгы какао, 1 чәй калагы разрыхлитель һәм сода, 1/4 чәй калагы тоз.

Он, сода, разрыхлитель, какаоны бергә бутыйбыз һәм илибез. Сыер мае, шикәр комы, тозны миксер белән 5 минут тирәсе болгатабыз. Масса агарырга һәм күперергә тиеш. Аннары шушы массага берәм-берәм 3 йомырканы салабыз. Һәрберсен салган саен, миксер белән болгатып торабыз. Шушы вакытта ванилин кушабыз. Кефирга 2 чәй калагы кызыл кондитер буявы салып болгатабыз. Аннан соң май белән йомыркалы массага онны һәм кефирны чиратлап салабыз. Миксер белән гел болгатып торабыз. Бисквитны формага салып 180 градуста 4045 минут пешерәбез.

Крем: 600 гр сливочно-творожный сыр, 200 гр шикәр пудрасы, 200 гр каймак (33%лы).

Каймак һәм сыр нык салкын булырга тиеш. Барлык ингредиентларны бер савытка салабыз һәм миксер ярдәмендә болгатабыз. Крем беренче сыегая, аннан куера башлый. Куергач, крем әзер.

Бисквитны суыткычтан алып, 3 өлешкә бүләбез һәм араларын крем белән сылыйбыз. Крем белән бергә арасына кура җиләге, виктория салсагыз, тагын да тәмлерәк булачак. Өстенә һәм кырыйларына крем ягабыз. Тортның өстен калган бисквитны ваклап яки җиләк-җимеш белән бизәп куярга була.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев