Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Курчак эшкә өйрәтә - фото

Карендәшләребез арасында нинди генә һөнәр ияләре юк

Питрәч районында яшәүче Лидия Дементьева “Шатлык” балалар приютында тәрбияче булып эшли һәм нәниләр өчен гаҗәеп матур, йомшак курчаклар тегә.

Яшьтән укытучы булырга хыяллана ул. 10 нчы классны тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогия институтына татар теле һәм рус теле укытучылары әзерли торган бүлеккә укырга керә. Аны тәмамлап туган авылы, Янсуарга эшкә кайта. 2013 елда мәктәп ябыла. Шуннан соң Питрәч районының "Шатлык" приютында эшли башлый. Курчак тегү һөнәрен дә кул остасы биредә үзләштерә.

"Нинди курчак күз алдыма килсә, шуны ясыйм. Киемнәрен дә үзем уйлап табам. Киләчәктә төрле милләт вәкилләрен ясарга хыялланам", - ди Лидия Дементьева. 

Лидия Дементьева курчаклары белән

 Лидия Дементьева приютта "Оста куллар" түгәрәген җитәкли.

 Лидия Дементьеваның матур һөнәре турында "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз!

Фото: Лидия Дементьеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар ана!