Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре” конкурсының киләчәге бармы?

“Кряшен чибяре” парадыннан соң күңелдә ниндидер бер чорга нәтиҗә ясаган күк булдым. Гомумән, Питрауның 20 еллыгыннан соң шундый фикергә килдем

“Кряшен чибяре”. Халык йөзе. Дәрәҗә. Дан! Бу сүзләр­не, курыкмыйча, шикләнмичә, бер рәткә куеп әй­тәм. Чөнки элек-электән һәр халыкның үзенчәлекле, кабатланмас авыз иҗаты, мәдәнияте булган. Матурлык төшенчәсенә дә һәр халыкның үз карашы. Монда тыш­кы матурлыкка гына түгел, кешенең эчке дөньясына да зур урын бирелә. “Кряшен чибяре” конкурсында да кыз­лар кул эшләренә осталыгы, йортны алып баруы, мил­ли ризыкларны пешерә белүе, халык традицияләрен саклаулары буенча көч сынаша. Бүгенге көндә “Кряшен чибяре” титулы яки сүзтезмәсе халык арасында попу­ляр. Җөри Питравы якынлаша башласа, массакүләм мә­гълүмат чаралары да, карендәшләр дә беренче чибәрнең исемен көтәләр. Аннары, ел буе, чибәр булып калган кыз турында “Туганайлар” сайтында язылган язмалар да зур кызыксыну уята, күп укыла. Конкурс катнашкан һәм җиңү яулаган кызларга, әлбәттә, үзләренең теләкләре булганнарга, халык арасына чыгарга, танылу алырга, киләчәккә юл ача, эчке ышанычларын ныгыта.

Бер сәхнәдә тугыз чибәр

Быел “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестиваленың 20 еллык юбилее уңаеннан, төрле еллар­да “Кряшен чибяре” исеменә лаек булган кызлар бер сәхнәгә җыелды. “Сез барыгыз да чибәрләрнең чибәре­ме?! Ой, молодцы!” – дип сокланды Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кызларны күреп.

“Кряшен чибяре” конкурсы үзенең тарихын 2003 нче елдан башлады. Бу еллар дәвамында 230 яшь кыз үзен “Кряшен чибяре” титулына сынап караган. Шуның 16сы гына бер ел дәвамында керәшен дөньясында иң күр­кәм, иң данлыклы кыз булуы белән горурланып йөри алды. Ә быелгы фестивальдә тугыз чибәр генә сәхнәгә чыкты.

Кызлар шуның кадәр затлы иделәр! Үзләрен тотыш­лары, сөйләгән сүзләре бары тик соклану уятты. Тугыз төрле чибәрлек дөньясы, халкыбызның горурлыклары, йөзек кашлары! Нык дулкынланулары да сизелде. Кыз­ларның күбесе сәхнә йолдызы булса, араларында үзен гаилә тормышына багышлаганнары да бар. Конкурс бул­маса да, күпләр аларны бер-берсе арасында сынап ка­рады бит. Ә жюри кызларны номинацияләр буенча бүләкләде.

“Заманча сулыш кирәк...”

- Конкурсны башыннан ахырына кадәр карадым. Чибәрләр фестивале миңа ошады. Тормыш иптәшем Юлиянең анда катнашуына сөендем, горурландым. Ба­рысы да югары дәрәҗәде оештырылган. Кызлар шундый матур күлмәкләрдән чыгыш ясадылар. Шоу ясарга була иде, ләкин кызларга әзерләнергә вакыт таррак булды. Киләчәк турында сөйләгәндә, яңа сулыш, күбрәк игъ­тибар булмаса, конкурс үзенең актуальлеген югалтачак, дигән фикердә мин. Заманына туры килгән шоу итәр­гә кирәк аны. Сандыкта күз карасыдай сакланган күл­мәкләребездән, борынгы җырлардан баш тарту дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Заманча мотивлар кертергә иде, - дип сөйләде Сергей Туктарёв.

Сорау бар, җавап юк

Бер генә матурлык конкурсының да “Иң чибәре” ти­тулын яулаган кызларын бергә җыйганын әле күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Моны Питрауның юбилеена әзерләнгән бүләк дип тә, эшләнгән эшкә нәтиҗә итеп тә кабул итәргә була. Үзенә күрә бер көтелгән яңалык, шул ук вакытта, оештыручылар тарафыннан уйлап табылган җәлеп итү чарасы да, шоу да буласы булгандыр. Сер түгел, ниндидер бер вакыт аралыгыннан соң, халык та, оешты­ручылар да арый бит. Яңалык көтәләр, беркайда да күр­мәгән, ишетмәгән тамаша эзли башлыйлар.

Оештыручылар вәгъдә иткән шоу булып җитмәде бу. Моны мин Питрауда “Кряшен чибяре” мәйданына игъ­тибар җитмәгәнлектән дә күрдем. Чибәрләр мәйданы нәфислек сорый дип уйлыйм, ә монда, кызларның чы­гышын басып, бензин пычкысын үкертеп бүрәнәдән сыннар ясадылар, күргәзмәгә дип мал-туар китереп ту­тырганнар иде. Аннан, сәхнәдә чыгыш ясаган артистлар арасында кызлар югалып та калдылар кебек.

“Кряшен чибяре”н Питраудан аерырга кирәк дигән фикерләр дә ишетелде. Сүз дә юк, “Кряшен чибяре”н аерым грандиоз проект итү яхшы, бик лаеклы. 15 ел элек туган конкурс инде үсте, колачларын җәйде. Аңа тагын да югарырак күтәрелергә, очарга вакыт җит­кәндер. Билгеле, бу тагын да күбрәк эшче көчләр, фи­нанслар һәм игътибар сорый. Ләкин, болай эшләгәндә, Питрауның яме, керәшенлеге кимемәсме? Этник кон­курсны шоуга гына калдырып, үзлегебездән китмәбез­ме? Питрау бит ул чибәр кызлар һәм кунак кызлары бәйрәме. Яхшылап уйларга кирәк. Ничек кенә булма­сын, “Кряшен чибяре” конкурсы тагын да үссен, дан­лансын иде! Моның өчен нишләргә?

Бу хакта тулырак "Туганайлар" газетасының 14 (402) нче саныннан укыгыз.

Фикер-тәкъдимнәрегезне редакциягә юллагыз.

Фото: Марсель Имамов  ВКонтаете, Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев