Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре-2022” титулы иясе Алена Евдокимова кияүгә чыкты

Туйдан соң ике-өч көн узды, ә яшьләр әле дә кунаклар карау-озату белән мәшгуль. Шулай да, Аленага сорауларыбызны бирми кала алмадык.

Аленаның пары Александр - Мамадыш районының Зур Шыя авылыннан. Аларның кызыклы мәхәббәт тарихы алты ел элек башланып китә.

Күрше авылга 23 февраль бәйрәменә багышланган концерт карарга төштек. Дуслары белән Саша да килгән иде. Аңа кадәр бер-ике тапкыр күрешкән булгандыр, тик үзенә артык игътибар итмәдем.

Бәйрәм тәмамлангач, иптәш кызларым белән җәяү кайтырга чыктык. Клубны бераз узган гына идек, машинада Саша килеп туктады, безне кайтарып куймакчы булды. Баш тарттык, елмайдык та, үз юлыбыз белән китеп бардык.  

Шул кичне Саша миңа ВКонтакте социаль челтәрендә яза башлады, аралашып киттек. Бер ай узгач, урамга чакырды (аңа кадәр эше буенча, еракта командировкада иде). Шуннан башлап, бер-беребездән бер көнгә дә аерылмадык.  

Бераздан Саша миңа серен ачты. Күрше авыл клубына барган кичне, "бу кызларны барыбер озатып куям" дип, Саша үзенең дусты белән бәхәсләшкән булган. Шулай итеп, уен-көлкедән башланган вакыйга, безнең мәхәббәт тарихына әйләнеп,  гаилә сукмагына тоташтырды, - дип сөйли яшь килен.

Тәкъдимне дә Саша кызык кына ясый. Урамга йөрергә чыккан җирдән Аленаны урлап, өйләренә алып кайта һәм үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә.

Туйга әзерлекне яшьләр январь аенда ук башлап җибәрә. ЗАГСка гариза илтеп, кирәк нәрсәләрне алдан ук хәл итеп куялар. Ә вак-төякләрне май-июньгә калдыралар. Шунлыктан, “Кряшен чибяре” конкурсына җыенучы Аленага кияүгә чыгарга әзерләнү бер авырлыкта тудырмый.

Кряшен кызы Алена белән мари җегете Александр үз туйларын милли җолалар буенча үткәрәләр.

Безнең туйда ике якның милли җолаларына урын бирелде. Мамаларым, түтиләрем, керәшен киемнәре киеп, казларны һәм алып килгән башка күчтәнәчләрне җырлый-җырлый чыгардылар. Сашаның да мамалары, туганнан туган апалары мари җыры белән бию әзерләгәннәр иде. Шулай ук, милли киемнәрдән чыгыш ясадылар, - дип сөйләде Алена. - Туй бик матур үтте. Бик гади, үзебезчә. Кунаклар җырлап-биеп, уеннарда актив катнашып, барыбызның да күңеле булып таралыштык.

Зайцевлар гаиләсенә бәхетле, парлы тормыш телибез. Аларның гаилә бәхете булган пар балдаклары һәрвакыт янәшәдә булсын, яктылыгын җуймыйча, сөюдәй яктырып, ялтырап торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев