Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Регина Мухина

Регинага 16 яшь, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Регина Мухина – 16 яшь, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан. Казан социаль-гуманитар техникумында 1 курста укый. Авылның “Сәяр” халык ансамбленә йөри. Татарстан Республикасы "Аграр яшьләр оешмасы"ның активисты. Керәшен Сәрдәсе авылында тормышка ашырыла торган онлайн проектларның авторы. 

"Кряшен Чибяре"ндә катнашу – күптәнге теләгем. Быел үз көчләремне, белгәннәремне тикшереп карарга телим.  

Тормыш девизым: гел алга барырга, беркайчан да бирешмәскә, каршылыклар алдында туктамаска. Авырлыклар безне көчлерәк кенә итә бит. Дус-туганнарым – ныклы терәгем! Хыялым – югары белемле булып, халыкка хезмәт итү", – дип сөйләде Регина. 

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев