Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Лидия Михайлова

Лидиягә 21 яшь, Кукмара районының Югары Чура авылыннан

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында үз көчләрен сынап карарга республиканың 7 төбәгеннән – Мамадыш, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Питрәч, Кукмара, Менделеевск һәм Яр Чаллыдан 12 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Лидия Михайловага 21 яшь, Кукмара районының Югары Чура авылыннан. Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Тегәргә ярата.

"Хыял сүздә генә калырга тиеш түгел, аны чынга ашырырга кирәк. Кечкенәдән берәр "бутик" (кием-салым кибете) ачасым килеп йөрдем, хәзер исә башка планнар белән яшим, анысы әлегә сер булып калсын.

Тынычлыкны – тегүдән, дәрт һәм көчне җырлаган вакытта алам, ә балалар белән мин үзем дә – бала. Шуның өчен бар эшемне бик яратып башкарам.

Конкурста катнашып, төрле якта яшәүче карендәшләр белән танышып, аралашып яшисем һәм халкыбыз турында күбрәк мәгълумат туплыйсым килде.

Балачактан төрле мультфильмнар карап, китаплар укып, принцессаларның короналарына сокланып үстем. Бәлки, шушы хис миңа стимул булып торадыр?!." – дип сөйләде Лидия.

Конкурсның финалы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

"Кряшен чибяре-2022" конкурсында 12 кыз үз көчләрен сыный - фото

Алексей Дмитриев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев