“Кряшен чибяре - 2018” Алиса Исакова беренче концертына чакыра
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре - 2018” Алиса Исакова беренче концертына чакыра

“Яраткан авылдашларны Көзге бәйрәм белән котлап һәм мәшәкатьләрдән бераз аралап, ял кичәсе оештырабыз” – ди Алиса

4 ноябрь көнне Мамадыш районының Дүсмәт авылында “Кряшен чибяре – 2018” титулына ия булган Алиса Исакова беренче сольный концертын тәкъдим итәчәк.

Концерт программасының исеме “Җырлап яшәр чагым” дип атала, җыр-биюләр, кызык тамашаларны үз эченә ала. Чарада, шулай ук, Алисаның иҗатташ дуслары һәм “Җиңгәчәйләр” халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясаячак.  Концертны авыл мәдәният йорты җитәкчеләре белән берлектә әзерли.


Башлана 19.00 сәгатьтә, керү – ирекле


Нет комментариев