Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Китап укудан биздек

Дөньяда иң укымышлы саналган Россия халкы китап укуны онытып бара.

Соңгы 20 елда безнең илдә халык әдәби китап белән кызыксынмый башлаган. Моның сәбәбе – массакүләм матбугат чараларының глобальләшүе һәм күңел ачу индустриясенең бик нык алга китүе. Казан федераль университетындагы халыкара өченче лингвистика саммитында Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева шул хакта әйткән.

“Соңгы 20 елда, башка бик күп илләрдәге шикелле үк, Россия җәмәгатьчелегенең дә китап укуга, аның тоткан урынына мөнәсәбәте бик нык үзгәрде. Китап укуга карата игътибар кимү дөнья күләмендә дә күзәтелә”, – дип искәрткән ул.

Соңгы вакыттагы социологик сораштыру-тикшеренүләр Россиядә мәктәп укучыларының гына түгел, югары белемгә ия кешеләрнең дә китап һәм аны уку белән кызыксынмавын күрсәткән. Россия мәгариф академиясе президенты “гаиләдә әдәби китап уку культурасы кимүен” дә әйткән. Ул, шулай ук, балалар китап укысын өчен ата-ана үзе үрнәк күрсәтергә тиешлегенә тукталып, өлкәннәрне шуңа чакырган.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев