Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗабикәләргә "лайфхак"лар

Саклап куегыз

Лимон

Банкадагы горчица озаграк саклансын өчен, аның өстенә бер телем лимон салып, капкачын ябып куегыз.

* * * Колбасаны турап тәлинкәгә салганнан соң, калганын суыткычка алып куйганчы, киселгән турысына лимон телеме куеп төрегез. Болай эшләгәндә, колбасаны саклавы җиңелрәк булыр.

* * * Лимонны бөтен килеш озак вакыт сакларга җыенсагыз, аны салкын сулы банкага салыгыз. Әмма көнгә бер-ике мәртәбә суын алмаштырырга онытмагыз.

* * * Киселмәгән бөтен лимонны үсемлек мае белән майлап, целлофан пакетка салып яки капкачлы савытта салкынча  урында сакларга кирәк.
* * * Кискәннән соң калган лимонны суыткычта шактый вакыт саклап була. Аның өчен,  лимонның киселгән ягын өскә каратып савытка куегыз һәм өстенә пыяла стакан каплагыз. Савыт төбенә берничә тамчы уксус тамызып, лимонны кисек ягы белән шуңа куеп, өстен каплап сакларга да ярый.

* * * Лимонны юып турар алдыннан кайнап торган су бөркегез. Бу аның хуш исен тагын да арттыра төшәр.

* * * Кибеп киткән лимонны турарга ашыкмагыз, шул бөтен килеш, кайнап торган суга берничә минутка салып алып, суынганчы чүпрәккә төреп тотыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X