Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшенчә винегрет” хәйрия концерты битараф булмаган тамашачыны чакыра

22 ноябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында “Керәшенчә винегрет” быел хәйрия концерты буларак узачак

Чара карендәшләребез Наталья Тамакова белән Ленар Галимуллинга ярдәм итү максатыннан оештырыла. 
Натальяга 36 яшь. Алабуга муниципаль районының Олы Шүрнәк авылында туып-үскән. Алабуга район больницасының хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән. Наталья – өч бала анасы, кечкенәсенә нибары 2,5 яшь. 2015 елда, өченче баласы белән йөкле вакытта, Натальяның бөер өсте бизендә яман шеш табалар. Баласын тапкач, узган елның сентябрендә аңа операция ясыйлар. Тик 2018 елда яңадан шеш барлыкка килә. Июль аенда тагын операция кичерә. Шуннан соң, Израильгә тикшеренүләр узарга бара. Ләкин анда дәвалану өчен зур суммада акча кирәк була. Яңадан Россиягә кайтып, 22 октябрьдә катлаулы операция кичерә. Шул ясалган операция һәм химиятерапия өчен акча җыярга кирәк. 


Казан кызы Роза Галимуллина (Ефимова) алты ел инде улы Ленарның тормышы өчен көрәшә.
Ленар 2012 елның 10 сентябрендә, эштән кайтканда, автомобиленең тормозлары тотмыйча, коточкыч авариягә эләгә. 
Ленар
Роза өчен, иренең үлеменнән соң, бердәнбер терәк була. Ленар юл-транспорт һәлакәтләрендә баш миен җәрәхәтен ала, комада була. Фаҗигадән соң бер айдан узгач, Ленар комадан чыга, ә бер елдан соң аңы барлыкка килә башлый. Шуннан соң, Ленарның әнисе һәм туганнары аның савыгуына өметләнә.

Ленар Казанның күп кенә сәламәтләндерү учреждениеләрендә була, Сантк-Петербург һәм Воронеж шәһәрләрендә дә дәвалана. Китай да дәвалану курсы уза. Бу еллар эчендә Ленарда  хисләр барлыкка килә, ул елмая, авырту сизә башлый, утырырга мөмкин. Тернәкләндерү курслары вакытында ул бик тырыша, ләкин тулы савыгу өчен күп көрәшергә кирәк.


Шулай итеп, 22 ноябрь көнне концертка килгән тамашачы вакытны күңелле генә уздырып калмыйча, Наталья белән Ленарга дәвалану өчен акча җыярга ярдәм итә алачак. Тамашачы керәшен һәм татар эстрадасы җырчылары Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Оксана Дмитриева, Александр Игнатьев, Марина Карпова, Игорь Дмитриев, Лариса Басырова, Григорий Сергеев, “Ямьле” төркеме, Надежда Игнатьева, Ильмир Ямалов, Татьяна Ефремова, Марина Тараканова, Гузәл Сафина, Рамиль и Рәмилә Хәйретдиновлар, “Биш бармак” КВН командасы (Мамадыш), “Айбагыр” фольклор ансамбле (Алабуга), “Кама таңнары” бию ансамбле (Алабуга), “Алабуга егетләре” коллективы һәм башкалар Концертны Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм Евгений Максимов алып бара.

Башлана: 18.30 сәгатьтә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев