Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җегетләре чын профессионаллар

17 ноябрь көнне Татарстан республикасында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) һөнәри осталык төбәк чемпионатының беренче этабы тәмамланды

Беренче этапта барлыгы 75 компетенция буенча нәтиҗә ясалып һәм катнашучыларга 75 комплект медаль тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы шәһәрнең берьюлы ике уку йортында узды – болар Казан төзелеш колледжы, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы.

Казан төзелеш һәм архитектура колледжының 1-3 курсларында белем алучы Кукмара районы Поршур авылы егетләре Роман Чулков һәм Дмитрий Дмитриев та бу бәйгедә һөнәри осталыкларын сынадылар. 1 курс студенты  Роман  “Кирпеч салу юниорлар”, 3 курста белем алучы Дмитрий “Кирпеч салу” компетенциясе буенча катнашты. Егетләрнең икесе дә үз номинацияләре буенча төп бүләккә, беренче урынга лаек булдылар.  

Чемпионатның икенче этабы 21-23 ноябрьгә билгеләнгән. Төбәк ярышларының финал һәм йомгаклау этабы 5-7 декабрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев