Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәре Санкт-Петербуркта XX OPEN LOOK халыкара заман биюе фестивалендә катнаша

14-18 август көннәрендә Санкт-Петербург шәһәренең төрле сәхнәләрендә XX OPEN LOOK халыкара заман биюе фестивале уза

Бу фестиваль кысаларында "Әлиф" спектакле дә күрсәтеләчәген "Татар-Информ" мәгълүмат агентлылыгы хәбәр итте.

"Әлиф" спектаклендә сүз гарәп алфавиты язмышы турында бара. Сәхнә түрендә бары тик 7 артист катнаша: 3 музыкант, 3 вокалист һәм биюче. Спектакльдә төп рольне биюче Нүрбәк Батулла уйный. Ул тән хәрәкәтләре аша тамашачыга гарәп графикасын күрсәтә. Вокалистлар алдан әйтелгәнчә өчәү. Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина, Казан дәүләт консерваториясы студенткасы Ләйсән Бикбаева һәм "Керәшен чибәре - 2016" титулына лаек булган кыз Татьяна Ефремова. Бу проектта катнашырга Татьянага 2017 елның җәендә тәкъдим иткәннәр. Шул вакыт эчендә проект инде җәмәгатьчелектә зур дан казанырга өлгерде. Хәзер инде "Алтын битлек" милли премиясының номинанты булган "Әлиф" спектакле XX OPEN LOOK халыкара заман биюе фестивалендә катнаша. 

Спектакльне эчке яктан белгән, барлык артистлар кичергән хисләрне  үзендә тойган Татьяна Ефремова белән әңгәмә корып алдык. Тамашачы гына түгел, зур дәрәҗәле критиклар да югары бәя биргән спектакльнең бер кисәге булуы ничек икәнлеген сорадык.

 «Бу проектка без бик озак әзерләндек. Бер ел буена сәгатьләргә сузылган репетицияләр барды. Бу проектны нәрсә белән чагыштырыр идемме? Теләсә нинди зур эш беләндер. Чөнки нинди генә үрләрне яулыйсың, нинди генә максатларга ирешәсең килмәсен, аның өчен күп итеп эшләргә кирәк. Спектакль барышында башка артислар белән бер үк эшне башкаруны аңлагач, сәхнәдә барган күренеш өчен зур шәхси җаваплылык тоясың. Бер нинди дә ялгыш ясарга хакың юклыгын аңлыйсың. Ниндидер бөек нәрсәнең бер кисәге кебек хис итмим үземне. Чөнки без, артислар - барыбыз да гади, көдрәтле көчләргә ия булмаган кешеләр. Һәркем үз эшен башкара. Без Казанда, Мәскәүдә, Әзербайҗанда чыгыш ясадык, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта фестивальда катнашабыз. Коллективыбызда яхшы атмосфера хөкем сөрә. Һәрберебез үзенчәлекле, һәркем үзенчә талантлы. Төркемебезне зур бер гаилә дип атар идем мин. Юлда нинди генә хәл булмый! Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез”, - ди Татьяна.

 "Әлиф" спектакле 15 август көнне 19.00 сәгатьтә Александринский театры Яңа сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев