Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен уку-укыту йортлары тарихыннан

Әлеге язма этнокультуролог, галим Геннадий Михайлович Макаровның шәхси архивларыннан алынды.

Бу язма "Киҥяш" газетасының 1923 елда 15 санында басылып чыккан. Оригинал графикасы сакланылды.

"Укыу эшен онотмагыз!
Кряшен жяшляре, кряшен картлары!

Казанда элекеге кряшен шкулы урнында кряшеннярдян учителлеккя ӧйрятеб чыгара торган Техникум бар икянен белясездер. Бу техникумда ӱткян кыш 74 ир ӓм кыз бала укыды. Укыу эшляре бик арыу, бердя тукталмыйчы барды. Укыучыларнын кюбесе казна чутыннан туйдырылды, тик бер ӓзе геня, байырак крестьян балалары, ӱзляренен ашарларына азык китереб тордолар. Килясе жылга укыу эшляре тагы да арыуланырга тейеш. Советский властьнын укырга ничек караганын белясездер. Ул тормош хале арыуланыу белян шкулларны ряткя кертя башлады. Учителляргя жалование дя арттырды. Безгя бороҥголар ӓйткян сюзне: «Бер укыган кешегя ике томананы биряляр» дигянне оноторга жарамый. Шуҥар кюря Казандагы кряшен Техникумынын президиумы сезне укыуга арыу кюз белян, ачык кюҥел белян карарга ӧндӧй.
Без кряшенняр караҥгы калык икяне билгеле. Безнен арадан бу кӧнняргя чаклы бер инженер, бер доктор жук. Пуплар, пунамарлар белян ауыл жире тулган. Бу безнен артка калганны бик айырмачык кюрсятя. Оло укымышлы калык арасында инженерлары да, агрономнары да, землемерлары да кӧннян кӧн кюбяйя. Тормош халеннян карасагыз, укыган кеше тӧрлӧ жактан арыуырак торганын кюрясез: ул тазалыгына, байлыгына, жакшы тормошка ней киряген белеб тора. Шушы сюзлярне исегездя тотоб, килясе кӧз кӧнӧ ауыл шкулын укыб чыккан балаларны кряшен Техникумына жибярергя тырышыгыз.
Сентябрнен башында укыу башланыр. Экзамен багытында жарлы кряшен крестьян балалары асатырак алынырлар. Алар пролетариатка жакын булганныктан бигряк кастярлянергя тейеш. Советский властьнын бу жяш ӱсмер калык бер таянгыч агачы булыб кюреня. Укырга килгяндя алыб килергя киряк:
1) Ауыл шкулын укыб бетергяннекне,
2) Тыуган жылны кюрсятя торган,
3) Олайган кешеляргя воинский повинность ӱткянне кюрсятя торган документлар.
Техникумнын нейдей права биргяннеген дя ӓйтеб китяргя киряк. Ауыл шкулын укыб бетергян балалар Техникумда учителлеккя чыгарга алты жыл укыйлар. Учител буласы килмягянняргя дюрт жыл укыганнан суҥ университетка, институтка, тӧрлӧ оло шкулларга керергя мӧмкин. Элекеге багыттагы шкуллар семинариялар кюк ирексезляб бер урынга да куймыйлар, жибярмейляр. Укыуга, белемнеккя керешя башлагач, ӓмме укыучы ӱзеня, ӱзенен кюҥеленя ошаганча, ӱзенен булдырыулыгына караб жул эзлей. Нык уйлагыз, кряшенняр, ӱзегезгя киряклегегезне! Жакты белемнек жулына чыгарга тырышыгыз! Уйласагыз тӧбтянюк, кюбтян кӧткян кӧннярнен килеб житкянен сизярсез. Жарлы кешеляр баласына шкул ишеге ачылыу – шушы жылларда булган эш. Житешегез эшнен башына, артка калмагыз салпайыб, ӱткян гумерне жялляб сӧйляргя урын калмасын арада.

Казандагы кряшен Техникумынын заведующийе: В. Горохов

[Горохов Василий Михайлович (1891-1960), педагог, доктор педагогических наук, профессор. Окончил Центральную крещено-татарскую школу. В 1922 год - окончил философско-педагогическое отделение Иркутского государственного университета.
С 1922 года заведующий кряшенского педагогического техникума
1930-45 годы – Заведующий кафедры педагогики и психологии Казанского педагогического института.
1945-60 годы – преподавал в Казанской консерватории.]".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев