Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре җыелган җирдә

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге, җәйге яллардан соң, үз эшен дәвам итә.

2022 елны “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге бик актив башлап җибәрде. “Айбагыр” этнолагере, керәшен яшьләре форум-слетлары, “Аулак өй”ләр, Нократ елгасы буенча катамараннарда йөзүләр һәм башка кызыклы чаралар оештырылды.

Көз айларында "Бәрәкәт" үз рәтләрен ишәйтергә җыена. Шул уңайдан, 13 сентябрь 18:00 Җырчы Җәкәү йортында "Җыен-Сбор" узачак. Чарага, оешманың активистларыннан тыш, башка теләк белдерүчеләрне дә чакырып калалар. 

- Җыелып, җәй айларында булган хәл-әхвәлләр белән уртаклашырбыз, уздырган чараларны искә төшереп, бераз анализлап та алырбыз. Иң мөһиме, киләчәккә дә планнар корырга кирәк. Инде идеялар бар, бераз структурага салып, киңәшләшеп аласы гына бар. Шуңа бу "Җыен"га яңа килүчеләребез дә үзләренең өр-яңа фикерләрен әйтерләр, дип көтеп калабыз, - диде "Бәрәкәт"нең җитәкчесе Алексей Дмитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев