Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысында торучы Раиса Макарова: «Рая апа, синең эшеңне тикшерәсе дә юк, бөтенесе дөрес» дияләр иде

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова сугыш чоры баласы Раиса Максимовна Макарова янына кунакка барган.

Раиса Макарова тормышның ачысын-төчесен дә татырга өлгергән. Шуңа да карамастан, бүген ул исән-сау, мул тормышта. Башыннан узганнарын да рәхәтләнеп сөйли, җырлый да.

Евдокия Толстова Раиса Макарованың сөйләгәннәрен видеога да яздырып алган. Аның сөйләгәннәре белән без дә уртакалашабыз.

"Иванай авылында туып-үстем. Башта колхозда эшләдек. Бригадир түти безне һәрвакыт эшкә куша иде: җитен чүбен дә, тары чүбен дә утый идек.

Аннары мин тавык фермасында эшләдем. Күкәйләрне, чиләкләп, көянтә белән Бөкәшкәгә ташый идем. Анда бик җентекләп тикшерәләр иде. Шунда ук учетчик булып та эшләргә туры килде. Аннан киткәч, бераз Казакларда кибеттә эшләдем. Барлыгы җиде елга тулгандыр.

Безне читкә, Биектау районына чакырдылар. Дөбьяз авылында тордык. Аннан расчет алып, Лаеш районының Чырпы авылына күчендек, шунда 30 ел тордык. Пенсиягә чыкканчы. Андагы колхозда эшләдем. Имәнкискәгә отчет бирергә төшә идем. Шундагы кызлар: "Рая апа, синең эшләгән эшеңне тикшерәсе дә юк, бөтенесе дөрес", дияләр иде.. Премияләр дә бирделәр. Начар эшләмәдем. Мактаулы мин. Тырышп эшләдем. Дөрестән бардым.

Балалар икәү. Олысы – Лида кияү белән Казанда торалар, кечесе – Нина, мине карый. Имәнскикәдән 9 ел элек кайттык. Казчаллыда өй салдык. Үзем монда булсам да, күңелем авылда. Туып-үскән җир якын була икән. Тарта инде шунда," – дип сүзен тәмамлады Раиса түти.

Фото, видео Евдокия Толстованың шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев