Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанның Җәкәү җортында Май чабу бәйрәме булды

Май чабу бәйрәме түре быел Түбән Кама керәшеннәренә бирелде.

22 февраль көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бәйрәмчә бизәлгән ишегалды Май чабуга килүчеләрнең уен-көлкесенә күмелде. Мул табын түрендә – тәлинкә-тәлинкә коймак. Янәшәдәге махсус палаткада Җәкәү җортының уңган кызлары бәйрәм буе коймак пешереп, халыкны сыйлады. Кайнар коймактан, тәмле кайнар чәйдән авыз итмәгән кеше калмагандыр. Күңел ачучыларны каршы яктагы кар өеме өстендә Май чабу Карачкысы елмаеп күзәтеп, сокланып карап торды...

Ә бәйрәмне, традиция буенча, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова котлау сүзләре белән башлап җибәрде:

– Җырчы Җәкәү җортында өченче ел рәттән республикабызның төрле районнарындагы һәм шәһәрләрендәге керәшеннәрнең культурасын, матур гадәтләрен, затлы кешеләрен күрсәтәбез. Төрлесенә төрле бәйрәмнәр туры килә, ә түбәнкамалыларга, үзләре дә шундый асыл кешеләр булгач, Май чабу бәйрәме туры килде. Гадәттә, кайсы да булса район керәшеннәрен чакырып, алар белән бергәләп, үзебезнең барлык бәйрәмнәрне, матур йолаларны, гадәтләребезне – үз культурабызны республика халкына күрсәтәбез. Түбән Камадан килгән өч коллективны, бирегә җыелган кешеләрнең барысын да Май чабу бәйрәме белән котлап, саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Кыш та, елы да җиңел булмады, менә бу Карачкы бөтен борчуларыбызны үзе алып китсен дә, яз безгә яхшы хәбәрләр, бәрәкәт алып килсен.

Үз чиратында, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте идарәсе члены Виктор Шадрин да Май чабу бәйрәме белән котлады.

– Үзебез монда килгәнче үк, "түбәнкамалылар Казанны алырга киләләр икән", дигән шаян хәбәр килешеп иреште. Ачуланмасагыз, без Казанны алырга килдек,– дип шаярту катыш башлады ул сүзен, – Заманында, әле узган гасырның туксанынчы елларында, Түбән Камада керәшен культура-этнографик җәмгыяте оештырганда, беренче ансамбльләр барлыкка килгәндә, әле безнең моның кадәр күп ансамбльләр булыр, шушындый үсешкә ирешербез, авыз тутырып, "без – керәшеннәр" дип сөйләшербез дип күз алдына да китерә алмадык. Бүген сезгә унике ансамбльнең өчесен күрсәтәбез: беренче оештырылган "Сүрәкә", "Җиз кыңгырау" кызлары һәм "Баш чишмә". Барлык ансамбльләрнең дә диярлек алыштыргысыз җитәкчесе Ольга Вәлиуллина да безнең арада. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың уң кулы Эльмира Гыйльметдинова да биредә. Бүген үзебезнең җыруларыбызны, биюләребезне сезгә күрсәтербез. Бергәләп бәйрәм итик, барыгызга да иң матур теләкләр!

Түбәнкамалыларның һәм башкаладагы "Казансу" түтиләренең җыру-биюләре арасында, алып баручы Дмитрий Баранов Май чабуның элек-электән җиде көн бәйрәм ителгәнен әйтеп, аларның һәрберсе белән таныштырып барды. Беренче көн – очрашулар, икенчесе – уеннар, өченчесе сыйлану белән узган. Май чабуның дүртенче көне булган кече атнада уен-көлке яңгыраса, татар атнасында кияү кеше әбисен үзләренә чакырып, коймак белән сыйлаган. Атна арты көнендә киленнәр үз каенсеңелләрен коймак ашарга чакырганнар, аларга бүләк биргәннәр. Якшәмбегә туры килгән атна көн – Май чабу бәйрәменең соңгы көне. Керәшеннәр аны "Пручти көне" дип йөртәләр. Ягъни, кешеләрнең бер-берсеннән кичерү сорый торган көннәре.

Түбән Кама ансамбльләре кызлары һәм түтиләре үз яклары керәшеннәре көйләрен җырлаганда, коймак ашый-ашый, тамашачы да тыпырдады.

Майларны да чапсаң, син каты чап,

Чана үрәчәләрен шангыратып.

Җыруларны җырласаң, каты җырла,

Казан урамнарын җангыратып.

Җыручылар чыгышына уен-көлке ялганды. Түгәрәк уены, "Җебегән" уены һәм кызыклы ярышлар – берсе дә калмады. Май чабу атнасының икенче көнендә җәшләр кәтәйсә йөргәннәр. Шуны искә төшереп, Казан командасы белән Түбән Кама командасы арасында кызыклы ярыш оештырылды: арадан бер кешене тюбингка утыртып, икенче берсе шуны тартып узыштылар.

Прихват белән таба тоткан килеш йөгерешүдә бала-чага бик теләп катнашты. Кыш белән җәйнең тартышуы да күңелле булды: ике командага бүленеп, уртадагы озын кызыл тукыма аша бер як икенчесенә бәләкәй җиңел шарлар атты.

Аркан тартышуда Түбән Кама командасы Казанныкын җиңде. Җиңүчеләрнең: "Казанны алдык!"– дигән шатлыклы авазына алкышлар һәм җыр-бию ялганды.

Соңыннан, уртага Май чабу Карачкысын алып, җырлый-җырлый түгәрәктә әйләнделәр.

Бәйрәмнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйрәмнән ТУРЫ ЭФИР (1нче өлеш)

Бәйрәмнән ТУРЫ ЭФИР (2нче өлеш)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев