Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Николай Дунаевны искә алу кичәсе узачак

Ул карендәшебез озак еллар хезмәт иткән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында була.

10 май Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә "Сагынабыз Сезне" дип аталган Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артистлары Николай Дунаев һәм Нәҗибә Ихсанованы искә алу кичәсе узачак. Чара күренекле артистларның тууына 85 ел тулуына багышлана.

– Николай Дунаев киңкырлы һәм төрле рольләргә алына торган актер иде. Аның иҗат индивидуальлеге, бай эчке дөньясы һәм тормышка булган позитив һәм кыю карашы гел шаккатыра иде. Сәхнәдә уйнаудан тыш, актерлык осталыгына яшьләрне да өйрәтте, тәрҗемәләр белән шөгыльләнде, иҗтимагый тормышта катнашты, – дип искә алалар карендәшебезне коллегалары. 

Кичәгә артистларның озак елга бергә хезмәт иткән сәхнәдәшләре, коллегалары, якыннары киләчәк. Шулай ук, барлык теләүчеләр дә чакырулы. 

Чыганак: Камал театры

Бу темага: 

Георгий Ибушев: «Николай Иванович керәшеннәрне гел якты яктан гына күрсәтергә тырышты, киңәшчебез иде»

Артур Поляков: “Николай Дунаев мине «Бәрмәнчек»кә директор итеп тәкъдим иткән кеше»

Николай Дунаев, Наил абый, Дунай, Ак дәдә истәлегенә: «Сәхнәдә еларлык нечкә күңелле иде»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев