Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда “Глухов укулары – 2012”

10 ноябрь көнне башкаланың Халыклар Дуслыгы йортында "Керәшен культурасы һәм тарихы: үткәне һәм бүгенгесе" дип аталган фәнни-практик конференция узды. Ул галим, язучы, җәмәгатъ эшлеклесе Максим Степанович Глуховның 75 еллыгына багышланган иде. Бу - өченче "Глухов укулары". Әлеге чараны оештыручылар - Республика керәшен оешмасы һәм Татарстан Фәннәр Академиясе каршындагы Керәшеннәрне өйрәнү...

Илледән артык катнашучы арасында М. Глуховның хатыны Роза Ивановна, уллары - Вениамин һәм Владислав Глуховлар, фән эшлеклеләре, галимнәр, милли хәрәкәт активистлары һәм керәшен халкының язмышына битараф булмаган башка затлар да бар иде. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Президент аппаратының этник политика бүлеге җитәкчесе Вячеслав Никифоров һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шарипов сәламләделәр һәм мондый очрашу фәнни-практик сорауларны уртага салып өйрәнү, аралашу өчен иң кулай чара булуын әйттеләр. Бу зур эшнең нәтиҗәсе уңай буласына ышаныч белдерделәр.

Конференеция үзенең эшен ике өлешкә бүлеп башкарды. Анда керәшеннәр тарихын өйрәнү проблемалары, заманча культурада керәшен музыка коралларын куллану перспективасы, кыйммәтлекләр системасында сөйләм һәм җыр, нәсел шаҗәрәләре төзү методологиясе һәм керәшеннәр тормышына, тарихына кагылган бик күп кызыклы темаларны яктырткан докладлар яңгырады.

Конференцияне Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова алып барды.

Тулырак материалны газетабызның 22 ноябрь саннынан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Глуховские чтения