Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районында “Кичке уен” уен-көлке белән узган

Кайбыч районында яшәүче төрле милләт халыкларының йола-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, традицион “Кичке уен” фольклор бәйрәме узды.

Кичке уеннар, элек-электән, иң матур йолаларның берсе булып саналган. Инде җиде ел рәттән уздырыла торган “Кичке уен” бәйрәме – дус-тату яшәүче кайбычлыларның иҗат осталыкларын, халык уеннарын тамашачыга тәкьдим итүе ул. Алай гына да түгел, бәйрәмдә Чүпрәле, Буа, Әтнә районнарыннан һәм Казаннан килгән сәнгать осталары, фольклор ансамбльләре дә катнашты.

“Бәйрәм Галия Кайбицкая музее яныннан башланып китте. Иң беренче булып, татарлар урам буйлап җырлап-биеп бардылар, аларны руслар каршы алды. Аннан соң, чувашлар һәм, соңгысы булып, керәшеннәр кушылды. Аннан соң, мәйданда уеннар башланды. Җыр-моң, бию, уен-көлке белән узган бу “Кичке уен”, чын мәгънәсендә, милләтләр бердәмлеге бәйрәменә әйләнде”, – дип хәбәр итте Соравылның клуб җитәкчесе Валентина Сурнаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев